ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2023, 08:05

Кызыклы кеше белән очрашу үтте

«Кызыклы кешеләр» проекты чикләрендә Тозлыкуш урта мәктәбендә директорның тәрбия буенча киңәшчесе Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина һәм 8нче сыйныф укучылары крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Салават Илһам улы Зыятдинов белән очрашу үткәрделәр

Кызыклы кеше белән очрашу үттеКызыклы кеше белән очрашу үтте
Кызыклы кеше белән очрашу үтте

Ул балаларга шәхси эшкуарлык эшчәнлеге, бу эшчәнлекнең кеше тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде. "Без искиткеч вакытта яшибез. Сездә үзегезне, сәләтләрегезне күрсәтү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Хыялланыгыз, кыюрак булыгыз, алдыгызга максатлар куегыз һәм, һичшиксез, сезнең барысы да уңышлы килеп чыгар", – дигән теләкләрен җиткерде укучыларга Салават Илһам улы. Очрашу бик кызыклы һәм фәһемле килеп чыкты. Чыганак: “Тозлыкуш урта мәктәбе” төркеме сәхифәсе.

Кызыклы кеше белән очрашу үтте
Кызыклы кеше белән очрашу үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас