

Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9В сыйныфы, шулай ук Юмаш урта мәктәбе укучылары чакырылды. Чарада катнашучылар фольклор, халык һөнәрләре һәм дөньясына танып- белү сәяхәте ясадылар. Чара барышында алар халык һөнәрләре – үтүк, эрләгеч, орчык билгеләнеше һәм аларның хуҗалыкта кулланылышы турында күп кызыклы мәгълумат тупладылар. Төсле видеопрезентация кадрлары балаларны барлык халыкларның борынгы шөгыле – эрләү белән таныштырды. Алар элеккеге заманнарда кызларның бу осталыкка ничек өйрәнүләре турында белделәр, халык гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен, хезмәт һәм һөнәр турында халык авыз иҗатын искә төшерделәр. Чакырылган кунак, остабикә Нәзирә Әмирҗан кызы Вәлиуллина кызлар һәм егетләргә үзенең яраткан шөгыле – бәйләү турында сөйләде, иҗади эшләрен күрсәтте, орчык һәм эрләгеч белән эшләү процессы белән таныштырды. Шулай итеп, укучыларның борынгылыкка кагылырга, аны үз күзләре белән күрү һәм эштә сынап карау мөмкинлеге булды.