ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
20 декабрь 2023, 08:55

Рапат укучылары яугир белән очрашты

Рапат укучылары яугир белән очрашты Рапат урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз белән очрашу үтте.

Рапат укучылары яугир белән очраштыРапат укучылары яугир белән очрашты
Рапат укучылары яугир белән очрашты

Мәктәп укучылары яугирне зур илтифат белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Балалар Русия хәрбиләренең батырлыклары турында, мәктәп укучыларының хатлары сугышчыларыбызга ярдәм итәме, дигән сораулар бирделәр. Укучыларга алгы сызыктагы көннәр, Русия хәрбиләренең батырлыклары, махсус хәрби операцияләрдә катнашулары турында сөйләнелде. Очрашу барышында армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрбилек бурычларын намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелде. Кызлар һәм егетләр конкрет мисалда чын геройларның янәшәбездә генә яшәвенә, батырлык, Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлекнең чын Русия гражданнарына хас сыйфатлар булуына инандылар. Әңгәмә ахырында балалар хөрмәтле якташыбызга ныклы сәламәтлек теләделәр.

Рапат укучылары яугир белән очрашты
Рапат укучылары яугир белән очрашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас