

Бик күп эшлекле тәкъдимнәр яңгыраган җитди сөйләшүләр, киңәшмәләр дә булгандыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, Укытучы һәм остаз елында әйтелгән фикерләргә, тәкъдимнәргә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләребез колак салырлар, укытучы – мәктәп бәйләнешләрен тагын да югарырак биеклекләргә күтәрү юнәлешендә тәгаен карарлар да кабул ителер әле, дип ышанам. Мин 35 ел үземнең туган авылым Рапат урта мәктәбендә эшләп хаклы ялга чыккан ветеран-укытучымын. Ун елга якын лаеклы ялда булсам да, мәктәп турында уйламаган көннәрем аздыр, мөгаен. Әгәр дә укытучы, тәрбияче, педагогик коллектив җитәкчесе буларак уңай сыйфатларым, ниндидер уңышларым булса, моның белән мин үземнең укытучыларым-остазларыма бурычлымын. Шуның өчен дә алар турында искә алып язасым килде. Миңа мәктәптә үз эшенең остасы булган, талантлы, бөтен күңел җылысын балаларга биргән укытучылар белем-тәрбия бирде. Башлангыч сыйныф укытучыларым Роза апа Нуркаева, Башкортстанның атказанган укытучысы Лира Имамгали кызы Хәсәнова (икесе дә мәрхүмнәр инде); югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укытучы-методист Фәнүзә Миңнехан кызы Зәйнуллина (мәрхүмә), рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә апа Сәләхова (Аблайдан), математика укытучысы Резеда Абзал кызы Гобәйдуллина; мәктәп директорлары – әлеге мәктәп бинасын төзетүче Вил Хәлил улы Гобәйдуллин, бар яклап та сәләтле Камил Галләм улы Мурасов (икесе дә мәрхүмнәр инде), көчле физик, ул вакытта яшь директор Альберт Әгъләм улы Гайнетдинов. Алар минем укытучы һөнәрен сайлавымда зур роль уйнаган шәхесләр, остаз укытучыларым булдылар. 8-нче сыйныфтан соң Бәләбәй педагогия училищесына укырга керергә теләгемне белдергәч, Вил Хәлил улы: “Юк, югары педагогик белем алырга тиешсең,” – дип, мотлак урта мәктәпне тәмамлау бурычын куйды. Ә Альберт Әгъләм улы Гайнетдинов мине өлкән пионервожатый итеп эшкә алды, катлаулы да, кызык та булган тәрбия эшендә, директор буларак, беренче дәресләрне бирде. Минем яшь күңелемдә икеләнергә урын калдырмыйча, киләчәгемә педагогик юнәлеш бирүләре өчен аларга гомерем буе рәхмәтлемен. Без мәктәптә укыган чорда югары педагогик уку йортын тәмамлап, махсус юллама белән яшь белгечләр эшкә киләләр иде. Өлкән сыйныфларда бер төркем шундый яшь укытучылар безгә белем бирде: химия укытучысы Эльвира Мәлих кызы Галләмова, рус теле һәм әдәбиятыннан Светлана Вәли кызы Кадыйрова, инглиз теленнән Лилия Әнвәр кызы Мортазина, математикадан Рәзифә Әгъләм кызы Сәлахова, физкультурадан Зәбирә Шәңгәрәй кызы Сөяргулова, хезмәт тәрбиясе буенча Рида Камил кызы Дәүләтшина. Бу укытучылар мәктәпнең гомум торагында яшәделәр, алардагы яшьлек дәрте, тырышып эшләүләре, без – югары сыйныф укучылары белән бер дулкында булулары бер яктан, һөнәр сайлауга, һичшиксез, уңай йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә, укытучыларым-остазларым! Махсус педагогик белем алган яшь белгеч зур хыяллар белән мәктәпкә эшкә килә. Диплом – кесәдә, белем бар… Ә тәҗрибә юк. Менә монда инде яшь укытучының нинди педагогик коллективка килеп эләгүе зур роль уйный, чөнки беренчел остазлар белем һәм юнәлеш бирсә, икенчеләре эшкә өйрәтә. Ә эшкә өйрәнүнең чиге юк, укытучы өчен бигрәк тә. Мин бәхетле хезмәт юлы үттем: мине эшкә өйрәтүче җитәкчеләремнән уңдым. Мәктәп директорлары: “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләкләнгән , педагогик кадрларга карата бик игътибарлы булган, мәктәпнең матди-техник базасын үстерү өлкәсендә аеруча күп эшләгән, намуслылык үрнәге Шамил Муллагали улы Бакиров, мәктәпкә өр-яңа сулыш өргән, бик күп яңалыклар алып килгән Фәвил Нурулла улы Әһәдуллин, үз фәнен бик яхшы белгән, иҗади эшләүне алга куйган, үз-үзенә дә, башкаларга да үтә дә таләпчән директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәсимә Гыймран кызы Ильясова чын-чынлап минем остазларым булдылар. Мин алардан эшкә өйрәндем. Теге яки бу мәсьәләләр килеп туганда фикерләребез туры килмәгән очраклар да була иде, әмма без үзара аңлашып эшләдек. Рәхмәт сезгә, остазларым! Мәктәптә балаларны яраткан, үз предметын яхшы белгән, үз өстендә даими шөгыльләнгән укытучы гына укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын яулап эшли ала. Минем коллегаларым нәкъ шундыйлардан булдылар. Алар бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларыма тирән белем биреп, аларның да хөрмәтен яуладылар, балаларым аша да миңа осталык дәресләре бирделәр. Фәһимә Хәмзә кызы Исламморатова, Елена Әнвәр кызы Мөлекова, Венера Таһир кызы Шәрифуллина, Клара Рәшит кызы Садретдинова, Зарема Мәүлияр кызы Биктимерова,Фидрат Сәет улы Смаков, Рида Әнвәр кызы Шәйморатова, Лида Раил кызы Зәйнуллина, Резеда Хаҗиәхмәт кызы Ишморатова, Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, Зөлфия Нурислам кызы Шәмсетдинова, мин сезнең һәммәгезнең изге хезмәтегез алдында баш иям! Укытучы язмышымдагы иң кадерле укытучыларым ата-аналар һәм укучыларым булды. Алар миңа ышандылар. Мин һәрвакыт аларның ышанычын акларга тырышып эшләдем. Рәхмәт сезгә ышанычыгыз өчен! Һәр мәктәп коллективы урындагы мәгариф бүлекләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәгариф бүлеге белгечләре, педагогик эшчәнлеккә җитәкчелек итү белән бергә, укытучыларга, коллективларга методик ярдәм күрсәтү буенча бәһалап бетермәслек хезмәт күрсәтәләр. Мин эшләгән чорда безне эшкә өйрәтүче мәгариф бүлеге белгечләре Зәмнә Хаммат кызы Йосыпова, Резеда Рәшит кызы Ильясова, Рәйфә Җиһандар кызы Мосабирова, Римза Әлтәф кызы Гафаровага аеруча рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алар, чын-чынлап үз эшләренең осталары буларак, райондагы бик күп укытучыларның остазлары булып хөрмәт яуладылар. Укытучы гомере буе өйрәнә, тәҗрибә туплый. Предмет буенча коллегалар үз фәнеңне ничек үтемлерәк алымнар белән укыту буенча дәресләр бирсә, вазифа буенча хезмәттәшләр педагогик коллективта ничек уңай психологик мохит булдырып нәтиҗәле эшләү серләренә өйрәтте. Рәхмәт сезгә, коллегаларым-остазларым! Бүген Рапат урта мәктәбендә Гөлшат Әхмәдетдин кызы Хөсәенова җитәкчелегендәге педагогик коллектив үз алдындагы бурычларны үтәү буенча армый-талмый хезмәт сала. Коллективта яшьләр дә, шактый тәҗрибә туплаган укытучылар да бар. Алар арасында үземнең укучыларым да булуы күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Мин аларга бары тик уңышлар гына телим. Укытучы һәм остаз елы тәмамлану алдында. Бертуктаусыз реформалар кичергән бүгенге мәктәптә укытучы һәм остазларга җиңел түгел, чөнки нинди генә супертехнологияләр булмасын, укучы янында укытучы-остаз булырга тиеш. Тиешле һөнәри әзерлеге булган, балаларны чиксез яраткан укытучы-остаз гына укучы күңеленә кирәкле югары сыйфатлы орлыкларны сала ала, буыннары ныгып та өлгермәгән бала күңелендә үз-үзенә ышанычын арттыра, якты киләчәккә өмет уята.