ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 декабрь 2023, 05:40

Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә

Имин булмаган, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаган сабыйларның яшәү, тәрбияләнү, медицина белән тәэмин ителү шартларын комплекслы тикшерү, гражданнар арасында җинаятьчелекне һәм социаль калыпка сыймаган яшәү рәвешен профилактикалау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыл биләмәләрендәге имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе эшчәнлеген көчәйтеп җибәрде. Әлеге комиссия рейдлары алдан төзелгән график буенча Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә башланды.

Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдәИмин булмаган гаиләләр аерым контрольдә
Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә


Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендәге комиссия әгзалары Иске Калмаш авылында күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларның, нигездә спиртлы эчемлекләр кулланган яки ниндидер сәбәпләр буенча авыр тормыш хәлендә калган, балаларына тиешле игътибар бирмәгән гаиләләрнең тормышы, кышкы чорга әзерлеген тикшерде. Аның максаты – ата-аналарны начар гадәтләрен ташларга һәм балалары өчен хәвефсез шартлар тудырырга мәҗбүр итү.
Комиссия составында булган хезмәткәрләр үз вәкаләтләрендә булган җитешсезлекләрне исәпкә алып, аларны хәл итәргә ярдәм итте. Электр җиһазларын ничек дөрес файдаланырга кирәклеге аңлатылды, янгын чыгу турында хәбәр бирә торган җайланмалар, газ һәм электр челтәрләре, мичләр һәм төтен чыгару корылмалары тикшерелде, йортлардагы газ плиталары һәм корылмалары хәвефсезлек ягыннан каралды, булган җитешсезлекләрне бетерү өчен хуҗаларга вакыт бирелде. Хәвеф төркемендә торган гаиләләрне тикшерү вакытында аеруча зур игътибар балаларга юнәлтелде. Опека бүлеге белгечләре тарафыннан алар өчен тудырылган шартлар, йортта азык-төлек, кием, кирәк-яраклар булуы да комиссия әгъзаларының игътибарыннан читтә калмады.

Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә
Имин булмаган гаиләләр аерым контрольдә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас