ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 декабрь 2023, 06:55

Онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык

Дәүләт тарафыннан өлкән буын вәкилләре турында олы хәстәрлек күрүләрен тою сөендерә

Онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттыкОнытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык
Онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык

“Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты чикләрендә күптән түгел без, бер төркем хаклы ялдагы район өлкәннәре, күрше Илеш районында урнашкан “Ал роза” кунакханә-савыктыру комплексында сәяхәттә булып кайттык. Бөтен уңайлыклары булган заманча автобуста сәфәргә чыгып, гүзәл Башкортстаныбызның күркәм төбәге булган Чакмагыш, Дүртөйле һәм Илеш районнарының матур табигатенә, берсеннән-берсе күркәмрәк йортлар һәм биналар, корылмалар төзелеп торган авылларына хозурланып, чордашларыбыз белән әңгәмәләшеп бара торгач, популяр артистка Алсу Сафинаның әтисен дөньяга китергән Андреевка авылына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык, диярлек. Беренче тукталыш биредәге мәһабәт мәдәният йорты бинасы алдында булды. Биредә безне кадерле кунаклардай җылы каршы алдылар. Иң тәүдә авыл тарихы чагылыш тапкан күркәм музей экспонатлары белән таныштырдылар. Монда АндреРозалия Закирова, мәгариф ветераны. евканың үткәне һәм бүгенгесе турында тәфсилле сөйли торган барлык экспонатлар да бар иде. Үземне, мәсәлән, урындагы участок дәваханәсенең узган гасырның 60 нчы елларында тирә-якка билгеле булуы, ул чакта аның баш табибы булган Леонид Петрович Петровның хезмәт һәм гомер юлы турындагы белешмәләр кызыксындырды. Алтын куллы, шифалы йөрәкле әлеге шәхеснең гаиләсе турында да шактый кызыклы мәгълүматлар тупланган икән әле. Музейдан соң модельле китапханә дә барыбызны да үзенә җәлеп итте. Бай китаплар фонды, биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы турында да күп нәрсәләр белдек. Кул эшләре түгәрәге әгъзаларының күз нуры салынган чигү-бәйләм, үрү өлгеләре дә бер-берсен кабатламый торган нәкышлар булып күңелләрдә сакланды. Урындагы фольклор ансамбленең уңышлары турында да шактый күп нәрсәләр белдек. Спорт секциясенә йөреп сәламәтлекләрен ныгыткан авыл халкы да берьюлы күп ярышларда зур җиңүләр яулап килә икән әле. Мәдәният йортыннан соң урындагы храмга да кереп чыктык. Рухи тазарыну, гыйбәдәт кылу урыны гына түгел, ә күңелләрне изге эшләргә өндәү, кешеләрне берләштерү өчен дә хезмәт итә икән ул гыйбадәтханә. Юлыбызны артабан дәвам иттек. Менә автобусыбыз ерактан ук үзенә чакырып торучы кунакханә-савыктыру комплексы алдына килеп туктады. Биредә барыбызны да мавыктыргыч ял, сәламәтләндерү процедуралары, тәмле аш-су көтә иде. Рәхәтләнеп бассейнда йөздек, хамам (парлы мунча) да күпләребезгә бик килеште, кайсыларыбыз тоз шахтасында булды, кемнәребездер массаж ясатырга да өлгерде. Төшке аштан соң безгә курчак ясау буенча осталык дәресен күрсәттеләр. Аларны табигый материаллардан, тәү карашка әллә ни әһәмияте юк кебек тоелган чүпрәккорамалардан әзерләп була икән ләбаса! Һәммәбез дә, хәтта шактый өлкәнәйгән ир-атлар да мавыгып курчаклар ясап карадык. Әлеге шөгыльнең дә дәвалау үзенчәлеге бар икән: бармак очларында нерв күзәнәкләрен хәрәкәтләндерү организмга көч-дәрт бирә, киеренкелектән арындыра, сызлануларны бетерә, савыгуны тизләтә төшә… Сәфәребез көнне табигать кырыслыгын күрсәтергә омтылса да, әле яңгыр, әле кар явып торган шартларда тәҗрибәле шофер һәммәбезне дә исән-сау йөртеп алып кайтты. Автобустан төшкәндә барыбыз да аңа ихлас рәхмәт сүзләрен җиткердек. Өлкән буын турында шундый олы хәстәрлек күрүләре өчен республика җитәкчелегенә, муниципаль район хакимиятенә, сәфәребезгә туплаучы Айгөл Нәбиевага, озатып йөргән тәҗрибәле фельдшер Рәйлә Рамазановага, китапханә хезмәткәре Гүзәл Гыйльвановага да рәхмәтләребез чиксез.

Онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык
Онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттык
Автор:Розалия Закирова, мәгариф ветераны.
Читайте нас