ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 декабрь 2023, 07:10

Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен

Республикабызда 2016 елдан башлап Җирле инициативаларны хуплау программасы гамәлдә.

Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өченСу белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен
Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен

 Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык иткән, теге яки бу авылда яшәүчеләр тәү чиратта хәл итәргә кирәк дип билгеләгән проблеманы чишү һәм үзләре үк тормышка ашыруда катнашуны тәэмин иткән әлеге программада районның барлык биләмәләре дә һәр елда актив катнаша. Иске Калмаш авыл биләмәсендә дә аның ярдәмендә байтак социаль объектлар төзекләндерелде. Искекалмашлылар быел да Җирле инициативаларны хуплау программасына кушылырга карар итте. 2024 елда төзекләндереләчәк проектны сайлау буена йомгаклау җыелышында йөз җитмештән артык кеше катнашты. Чараны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов ачты һәм алып барды. Билгеләнгән көн тәртибе буенча тәүдә җыелышның рәисе һәм секретаре сайланды. Артабан төзекләндереләчәк социаль объект сайлап алынды. Искекалмашлылар киләсе елда авылның Гагарин урамындагы суүткәргеч линияне яңартырга кирәк, дигән тәкъдимне бердәм хуплады. Әлеге инфраструктура объектының халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен аеруча мөһим булуын билгеләп, якташлары арасында хур хөрмәт белән файдаланган мәгариф ветераны Айсылу Мидхәт кызы Баһаветдинова чыгыш ясады. Аны залдагылар бертавыштан хуплап, әлеге проектны тормышка ашыру өчен тавыш бирделәр. Бу эшне башкарып чыгу өчен инициатива төркеме әгъзалары сайланды. Авылдашлары хуплавы белән аның составына Резеда Әхмәтшина, Рәфис Халиков, Римил Кудашев, Айсылу Баһаветдинова, Ләйсән Егорова сайланды. Җыелышта әлеге проект чикләрендә суүткәргечне яңарту өчен 1200000 сум таләп ителәчәк, дип билгеләнде. Әлеге сумманың зур өлеше республика, берникадәр өлеше район бюджетыннан бүленәчәк. Программа шартларына ярашлы, объектны төзекләндергәндә тотыналасы чыгымнарның кимендә 2 процент күләме халык тупланмасы исәбенә булырга тиеш. Әлбәттә, бу эштән иганәчеләр дә читтә калмый. Проект конкурс комиссиясе тарафыннан хупланып, уңышлы тормышка ашырылса һәм берникадәр акча янга калу мөмкинлеге ачыкланса, бу акчаны суүткәргечне артабан да төзек хәлдә тоту өчен кулланачаклары дә билгеләнде. Җыелышта мөһим эшкә керешүгә тәүге адымнар ясалды. Авылдашлар бердәм карар белән башлаган әлеге эш уңышлы булсын, бердәм тырышлык белән тормышка ашырылсын һәм халык файдасына хезмәт итсен, дип телибез.

Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен
Су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен
Автор:Үзхәбәрчебез.
Читайте нас