ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 декабрь 2023, 06:05

Техника сынатырлык булмасын өчен

Район семинар-киңәшмәсендә шундый катгый таләп куелды

Техника сынатырлык булмасын өченТехника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен

Узган атнада районыбыз аграрийлары авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм кышкы саклауга кую, 2024 елдагы язгы басу эшләренә әзерлек барышын барлау буенча семинар-киңәшмәгә җыелды. Чара җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Калмашбаш бүлекчәсенең машина-трактор паркында һәм урындагы мәдәният йортында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары, крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары, техника ремонтлау һәм комплектлау буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Семинар-киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. “Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең барлык бүлекчәләрендә дә эшчәнлекнең үзбиеклегендә оештырылуы – һәммәсе өчен дә яхшы билгеле хакыйкать. Калмашбаштагы машина-трактор паркында семинар-киңәшмәнең практик өлеше вакытында чарада катнашучылар моңа тагын бер тапкыр ныклы инанды. Остаханә эчендә булдырылган тәртип, эшләүчеләр өчен уңайлыклар белән җәмгыятьнең баш инженеры Илдар Азат улы Әнвәров таныштырды, биредә техниканы кышкы саклауга кую, язгы басу эшләренә кадәр ремонтлап аякка бастыру барышында ремонтчыларга Техника сынатырлык булмасын өчен һәм механизаторларга өстәмә дәүләтләндерү чаралары кулланылуы, җылытылган бинада техника сакланышына да яхшы шартлар тудырылуы, эшләүче персоналга да уңайлы булуын дәлилләде. Артабан бүлекчә җитәкчесенең техника әзерлеге буенча ярдәмчесе Марат Әлтәф улы Хәмидуллин озатып йөрүендә остаханә цехлары белән танышып йөргәндә бу сүзләр эшләр белән дәлилләнде. Биредә хәтта үтә салкын көннәрдә дә ремонт эшләре туктатылмаган, әле дә бүлекчә уңганнары басу эшләрендә файдаланучы техника һәм агрегатлар ремонты белән мәшгуль иде. Бина эшләнгәннән соң алмаштырылып утильләштереләсе майны ягып махсус мич ярдәмендә җылытыла, якты, уңайлы. Слесарь, токарь, эретеп ябыштыру остаханәләре, тимерлек яхшы тәэссоратлар гына калдырды, биредә эшләүчеләр белән аралашып сөйләшү мөмкинлеге дә булды. Артабан бергәләшеп парк ихатасында ачык һавада ремонтланылып кышкы саклауга куелган техника төрләре, тагылма узел-агрегатлар торышы да яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Техник таләпләргә Район семинар-киңәшмәсендә шундый катгый таләп куелды ярашлы, бөртексуккыч һәм мал азыгы ургыч комбайннар көпчәкләре махсус җайланмалар ярдәмендә күтәртелеп, агартылып, яхшылап томалап куелган, аерым каешлар салдырылып складка кертелгән, узел-агрегатлар, электр үткәргечләрне кимерүчеләрдән саклау чаралары күрелгән, майланганкөйләнгән. Кыскасы, язын басу эшләре башлануга һәммәсе дә әзерлек сызыгына куелып беткән инде. Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Калмашбаш авылы мәдәният йортында дәвам итте. Биредә машина-трактор паркында күзәтелгәннәр анализланды, бүлекчәнең һәм җәмгыятьнең агымдагы эшчәнлекләре күрсәткечләре барланды. Артабан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин район хуҗалыкларында техниканы ремонтлап кышкы саклауга кую, алдагы елдагы басу эшләренә әзерлек барышы, бу җәһәттән билгеләнгән планнар һәм бурычлар турында сөйләп үтте, һәр хуҗалыкта бу җәһәттән отышлы яклар һәм аерым җитешсезлекләр дә аталды, булган техниканы сакчыл файдалану мөһимлеге билгеләнелде, техника төрләрен аякка бастырып әзерлек сызыгына кую вакытлары күрсәтелде. Баш агроном Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин шул ук вакытта язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләрендә тукталды, игү өчен элита сортлы орлыкларга өстенлек бирү мөһимлеген дәлилләде, минераль ашламалар кертү, басуларны органик ашлау, киләсе елда кайсы культураларга өстенлек бирү турында сөйләде, хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм баш белгечләрне җитештерү темпларын арттыра барырга чакырды. Хуҗалыкларда файдаланылучы техника торышын даими тикшереп тору, файдаланылмыйча торганнарын сатып җибәрү я булмаса исәптән төшерү мөһимлеген дәүләт техник тикшерү инспекциясенең баш дәүләт инженер-инспекторы, сектор мөдире Финат Вәсим улы Сәетов ассызыклады, һәр хуҗалык буенча җентекле анализ ясады, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җиткерде. Артабан сүз хуҗалыкларның баш инженерларына бирелде. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятеннән Илшат Хәбиров, “Алга”- дан Илдар Гәрәев, “Победа”дан Илдар Миңлегалиев һәм башка баш инженерлар үзләрендә техниканы ремонтлап кышкы саклауга кую, язгы басу эшләренә әзерлек барышы турында хисап тоттылар, алдагы чыгышларда үзләренә яңгырыган искәрмәләрдән арыну буенча фикерләрен уртаклаштылар. Сүз кунакларга да бирелде. Район аграрийларына техника сатып алуда һәм ремонтлауда даими ярдәм күрсәтеп торучы Башкортстан Республикасы Агросәнәгать комплексы предприятиеләренә ремонт-хезмәтләндерү хезмәтләре күрсәтү ассоциациясенең башкарма директоры Рөстәм Хәбиб улы Зәйнуллинның үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән техника һәм агрегатлар белән тәэмин итү һәм ремонт-төзекләндерү эшләрендә ярдәмләшү буенча тәфсилле киңәшләре, күп еллар хуҗалыкларны элиталы орлыклар һәм гербицидлар, химик препаратлар белән тәэмин итү оешмасы вәкиле Вәсимә Гарифҗан кызы Дәүләтшинаның, районыбызда аграрийларга дизель ягулыгында эшләүче техника төрләрен ремонтлауда ярдәмләшүче “Дизель-Пойнт” предприятиесе җитәкчесе Илгиз Альберт улы Кәримовның эшлекле тәкъдимнәре дә чарада катнашучыларда кызыксыну уятты. Гомумән алганда, алда торган хуҗалык елында да техника сынатмасын, эшчәнлек югары оешканлык белән дәвам итсен өчен әнә шулай бергәләп фикер алышуларның ярдәме, һичшиксез, зур булуын һәрчак тормыш дәлилләп тора. Алда да гел уңышлар юлыннан гына тайпылышсыз алга барачагыбызга шик юк. нера Миңнегалиева казларны бик җитез йолкты. Мондый зур эштә күрше-күлән ярдәм итми генә буламы соң? Лилия Шәмсетдинова, Әүфә Шәңгәрәева, Рузидә Гәрәеваның кулларына күз иярми. Әле кечкенә булсал гына тайпылышсыз алга барачагыбызга шик юк.

Техника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен
Техника сынатырлык булмасын өчен
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас