ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
22 Декабря 2023, 12:15

Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде

Росприроднадзорның Көньяк Урал төбәк-ара идарәсендә «Экология – һәркемнең эше» халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләндеЧакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде

Безнең район ЭКОактивистлары Чакмагыш гимназиясе укучылары Данияр һәм Искәндәр Макуловлар (җитәкчеләре директорнның тәрбия буенча киңәшчесе Гөлнур Яхина) «ЭКОФОКУС»номинациясендә махсус призлар белән бүләкләнделәр. Яшь экоактивистларны идарә җитәкчесе Роман Болотов котлады. “Балалар, экологиягә битараф булмаганыгыз өчен зур рәхмәт! Бу сезнең өчен һәркемнең эше генә түгел, ә яшәү рәвеше! Табигатьне һәм тирә-юнь дөньясын, яшь булуыгызга карамастан, саклап, безнең матур киләчәгебезгә өмет бирәсез. Ата-аналарга һәм педагогларга балаларыгызның табигатне саклауга керткән өлешегез һәм кызыксынуыгыз өчен аерым рәхмәт» – диде ул. Укучылар да, үз чиратында, идарә җитәкчесенә җылы сүзләре һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм ел саен премиядә яңа проектлар һәм идеяләр белән катнашырга вәгъдә иттеләр.

Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Чакмагыш гимназиясе ЭКОактивистлары бүләкләнде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас