Биредә җыелган район мәгариф хезмәткәрләре, ветераннары хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады, мәгариф өлкәсендә лаеклы хезмәт салучылар нәтиҗәле эшчәнлекләре, лаеклы хезмәтләре өчен бүләкләнде.
Күркәм чараны район мәдәният йортының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Денис Мансуров белән беренче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айзилә Йосыпова ачты һәм алып барды.
Укытучы һәм остаз елы азагына да якынлашты һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә йомгак ясау вакыт җитте. Районыбыз мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт салучы һәр кайсы хезмәт иясе педагог статусын күтәрүгә, республикабыз һәм туган районыбызга зур өлеш кертте.
Әлеге матур чара Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендәге яшь талантлар – мәктәп укучылары һәм Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең “Дуслык хороводы” биюе белән башланды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залда җыелучыларны сәламләп, укытучы һөнәренең, шулай ук аның остаз буларак мөһимлеген билгеләде, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен район педагогаларына, ветераннарга олы рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе чыгышында арабыздан киткән мәгариф ветераннарын да зур хөрмәт белән искә алды, районыбыз мәктәпләрендә өлгеле, үз эшенә бар күңеле белән бирелгән педагогалар эшләвен, мәгариф учреждениеләренең материаль-техник базасының көчле һәм ныклы булуын билгеләде.
Укытучы һәм остаз елын ябуга багышланган чара чикләрендә югары һөнәрилек, күпьеллык намуслы хезмәт һәм үсеп килүче буынны укытуда ирешкән уңышлары өчен Рапат урта мәктәбенең математика укытучысы Лида Раил кызы Зәйнуллина, Тозлыкуш урта мәктәбе филиалының Сыйрышбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәлия Тәлгать кызы Шәйбакова, Иске Калмаш урта мәктәбенең химия укытучысы Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
– Районыбызның мәгариф оешмаларында 567 педагогик хезмәткәр эшли. Алар чын мәгънәсендә талантлы һәм максатчан белгечләр. Моны һөнәри конкурс нәтиҗәләре раслый. Безнең сәләтле педагогларыбыз балаларга бар күңелен биреп хезмәт сала. Ветераннарыбыз да бихисап яшь чакмагышлылар плеядасын тәрбияләп үстереп, үз һөнәрләренә тугры калдылар. Безнең барыбызны да тормыш һәм һөнәри юлның башында ярдәм иткән укытучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт хисләре берләштерә. Остазларыбызга, ветераннарга, барлык педагогларга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерәбез һәм тормыш юлларында һәрвакыт тик рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре генә ишетүләрен телибез, – диде коллегалары алдында чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Алия Фаил кызы Сәетова.
Күпьеллык намуслы хезмәте, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле остазлык эшчәнлеге өчен Чакмагыш беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рима Фәрхәд кызы Гәрәева, Чакмагыш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Илфар кызы Кәбирова, Яңа Балтач балалар бакчасы тәрбиячесе Нәсыйха Фәнәси кызы Фәйзрахмановага муниципаль район мәгариф бүлеге хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырылды.
– Укытучы эше – ул миссия. Сез, хөрмәтле укытучылар һәм остазлар, бу миссияне иң югары дәрәҗәдә башкарасыз. Чакмагыш районы укытучылары педагогик традицияләрне дәвам итүчеләр, укучыларның акыллы остазлары, яшь буынга укытуның уникаль тәҗрибәсен тапшыручылар. Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, зирәклек, сабырлык һәм үз миссиягезне һәрчак шундый югары дәрәҗәдә башкаруыгызны телим, – диде педагогия ветераны Мәнзүрә Җәүдәт кызы, ихлас теләкләрен җиткереп.
Остазлар яшьләргә максатларны билгеләргә, күнекмәләрне үстерергә һәм уңыш юлындагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Чакмагыш беренче урта мәктәбе исә остазлыкның максатчан моделен гамәлгә ашыра башлаган районыбызның беренче мәктәпләренең берсе дә булып тора. Шулай ук аның базасында 2021 ел ахырында Башкортстан Республикасында остазлыкның максатчан моделен кертү буенча беренче инновацион мәйданчык ачылды.
Чара барышында беренче урта мәктәпнең һәм гимназиянең остазлык буенча кураторлары Рима Фәрхәд кызы Гәрәева һәм Эльвира Илфар кызы Кәбирова чыгыш ясап, остазлык эшчәнлекләре турында сөйләде һәм бу юнәлештәге уңышлары белән уртаклашты.
Районыбызда “Ел укытучысы” конкурсын үткәрү дә күркәм традициягә әверелде. Быел исә безнең районда мәктәпкәчә белем бирү оешмасы хезмәткәренең потенциалын ачу һәм абруен күтәрү максатыннан “Ел тәрбиячесе – 2023” конкурсы оештырылды. Әлеге конкурсның җиңүчесе – Чакмагыш 5нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Анатольевна Муллагалиева яраткан һөнәре һәм коллективы, балаларга булган сөюе турында чыгыш ясап, иң шатлыклы һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – якынлашып килгән Яңа ел белән котлады. Яшь тәрбияче 2024 елның шатлыклы һәм бәхетле көннәргә тулы булуын теләде.
Тантанада тамашачылар игътибарына якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Илсур Салихҗан улы Мансуров исеменнән дә видеокотлау тәкъдим ителде. Күренекле якташыбыз районыбыз педагогларына ихлас котлау сүзләре, матур теләкләр юллады.
Әлеге бәйрәм Юлия Сәетова, Ревинер Гобәев, Айсылу Такыянузова башкаруындагы моңлы җырлар, Чакмагыш гимназиясенең “Одри” мода театрының “Тамга” (җитәкчесе Гүзәлия Галиева), Балалар сәнгать мәктәбенең “Рус сувениры” киемнәр коллекцияләре (җитәкчесе Зөһрә Мәгалимова), Эльвира Якупова җитәкчелегендәге шаффл стилендәге бию, Балалар сәнгать мәктәбенең бию ансамбле башкаруында “Рус биюе” (җитәкчесе Рәйлә Нуриханова) белән үрелеп барды. Һәр чыгыш тамашачылар күңеленә хуш килде һәм зур алкышларга күмелде.