

Чара Русия Федерациясе Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланды. Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Юмаш, Тозлыкуш, Иске Бәшир, Сыйрышбаш, Иске Калмаш, Үрнәк, Рәҗәп мәктәпләре укучылары, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Ризванов, районның хәрби-патриотик тәрбия координаторы, урындагы “Яшь армияче” бүлеге начальнигы, Чакмагыш гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов, судьялар Риф Шакиров, Айдар Камалетдинов катнашты.
Ринат Раян улы Ризванов биредә җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Риф Ринат улы Шакиров ярыш шартлары белән таныштырды. Артабан яшүсмерләр ату осталыгында ярышты.
Нәтиҗәдә командалар арасында беренче – Чакмагыш гимназиясе, икенче – беренче урта мәктәп, өченче урынны Иске Калмаш урта мәктәбе командасы яулады.
Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче урынны Виалина Әхмәтшина (гимназия), Карина Галиева (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе), өченче урынга Амелия Еникеева (Иске Калмаш урта мәктәбе) лаек булды.
Егетләр арасында беренче урынны Руслан Тимашев (Иске Калмаш), икенче – Азамат Нәбиев (гимназия), өченче урынны Данил Батыров (беренче урта мәктәп) алды.