ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2023, 16:30

Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар

Районыбызда яшәүчеләр Яңа ел алдыннан йорт алларын, ихата-кураларын бизи.

Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнарИхата алдында тактадан тау ясап куйганнар
Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар

Авыл биләмәләрендә берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык ихаталар барлыкка килә. Кемдер төсле утлар элә, ә кайберәүләре боздан төрле сыннар да ясап куя. Шундый уңган гаиләләрнең берсе Иске Бәшир авылында яши. Карагыз әле, Яңа ел алдыннан балалар өчен тактадан нинди тау ясап куйган Сәитовлар гаиләсе! Шушы көннәрдә уңганнарның хезмәт җимешен күрегә дип бөтен авыл халкы җыелды. Иске Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов авылдашларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Сәитовлар ихатасы алдында барлыкка килгән “шәһәрчек” балаларның яраткан кышкы ял урынына әйләнде.

Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар
Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар
Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар
Ихата алдында тактадан тау ясап куйганнар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас