Яңа ел – могҗизалар һәм бүләкләр вакыты. Бу чорда иң якты өмет-хыяллар аклана, изге теләкләр тормышка аша. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ильмир Ярмиевның да теләге тормышка ашты.
Ильмирның да теләге тормышка ашты
Районыбызда “Теләкләр чыршысы” Бөтенрусия изгелек акциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта. Район советы депутаты Тимур Юнир улы Бәдретдинов акциягә быел да кушылып, укучыларны сөендерде.