ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 декабрь 2023, 09:55

Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды

Бүген “Әдһәм-Бикә” үзәк мәчетендә район имамнарының быелгы йомгаклау җыелышы узды.

Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалдыИмамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды

 Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты. Чара барышында район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев презентация ярдәмендә быел башкарылган эшчәнлек белән таныштырып, хисап тотты.
Реканс Фәнил улы Ямалеев дин әһелләре каршында чыгыш ясап, аларның эшчәнлегенә уңай бәһа бирде. Район җитәкчесе һәммәсен дә җитәчәк Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм “Атайсал. Якташлык көче” форумында катнашкан барлык дин кардәшләргә рәхмәт белдереп, Дилшод Касыймходжаевка Рәхмәт хаты тапшырды.
Җыелыш ахырында төрле сораулар буенча фикер алышынды, җыелыш барышында үткән эшләргә йомгак ясалды.

Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Имамнар эшчәнлегенә йомгак ясалды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас