ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2023, 10:05

Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк

Бүген, 26 декабрьдә, район мәдәният йортында район мәктәпләренең горурлыгы булган уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләр, спорт ярышларында җиңүләр яулаган малайлар һәм кызлар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм тәрбиягә алынган балалар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысы бәйрәме үтте.

Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләкҺәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк
Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк

Укуда, спортта тырыш хезмәтләре, максатчанлыгы белән мондый мәртәбәле чарада катнашу хокукын яулаган яшь райондашларыбызга бу көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау открыткалары һәм Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Һәрберсенә аерым игътибар, һәркайсына татлы бүләк.
Муниципаль район хакимияте башлыгы укучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, уңышлар теләде һәм бүләкләр таратты.
Әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп алына торган тантаналарның берсе булып тора. Ел саен уза торган чарага тагын да күбрәк бәйрәм төсе бирү өчен аны оештыручылар быел тантананы бай эчтәлекле итәргә тырышканнар. Башка елларда аерым бер әкият сюжетына гына корылган тамаша быел бик күп әкият геройларын да үзенә чакырган иде. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре башкаруында сәхнәдә балаларга таныш образлар уйнады. Әйтергә кирәк, бер көнлек тантанага аны оештыручылар берничә ай буе әзерләнә. Әзерлек бушка китми. Тамашаның һәр мизгеле тылсым белән сугарылган, үзеңне чын мәгънәсендә әкият дөньясында хис итәсең, балаларның йөзләреннән елмаю китми.
Әйткәнебезчә, район хакимияте башлыгы чыршысына район балаларының "иң-иңнәре” генә чакырылган иде. "Хисләребез ташып тора. Район хакимияте башлыгына мондый бәйрәм бүләк иткәне өчен бик зур рәхмәт", – диде алдынгы укучылар.
Бәйрәмгә шулай ук мөмкинлекләре чикле, үзләренә әти-әни, җылы гаилә тапкан балалар да чакырылган иде. “Алар да бит Яңа елдан могҗиза көтә. Без азга гына булса да аларның матди һәм матди хәлен җиңеләйтә алабыз икән, безнең өчен моннан да зуррак шатлык юк”, – диде район хакимияте башлыгы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас