ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
27 декабрь 2023, 10:30

Бүләкләре белән килә Яңа ел!

Яңа ел бәйрәме алдыннан киләсе 2024 елның кимендә алты аена “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып куйган тугры дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз.

Бүләкләре белән килә Яңа ел!Бүләкләре белән килә Яңа ел!
Бүләкләре белән килә Яңа ел!

 Гәзитебезнең әлеге санын әзерләп бетерү алдыннан агымлагы язылу кампаниясенең ахыргы бүләкләре уйнатылды. Алар “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты ярдәме белән алынды. Ә инде татлы күчтәнәч булып әбүнәчеләребезнең йортларына китәчәк өчәр килограмм шикәр комы – юмарт иганәчеләребез бүләге. Бәйрәм алды бүләкләре хуҗаларын район үзәгендә яшәүче, гәзитебезне озак еллар дәвамында йортка алдырып укырга яраткан Лиза Батыргәрәева билгеләде. Призлар түбәндәгечә бүленде. Шикәр комы К.Васиков (Яңа Балтач авылы, Тукай урамы, 24 йорт) И.Гарифуллина (Яңа Балтач авылы, Коммунистик урамы, 28а санлы йорт), В. Мөхсинов (Чакмагыш авылы, Азатлык урамы, 60 санлы йорт), Басыйрова (Чакмагыш, Тынычлык урамы, 14нче йорт, 5нче фатир), Ибраһимов (шул ук урамдагы 14а санлы йорт, 1нче фатир), Нәҗметдинов (Пионер урамы, 30нчы йорт), Л. Миһранова (Архитектура урамының 1нче йорты), Р.Зарипова (Овражная урамы, 3 санлы йорт), Гарифуллина (Чакмагыш авылы, Тукай урамы, 11нче йорт), Ф.Әхтәмова (Рәҗәп авылы, Үзәк урам, 22нче йорт) гаиләләренә бәйрәм алды күчтәнәче булып бара. Яңа Балтач авылының Яшьләр урамындагы 2нче йортына матбагабызны алдырып укучы Садыйковага – чәйнүк, Чакмагышның Р. Гәрәев урамындагы 19нчы йортта яшәүче әбүнәчебез М.Кәримовага су кувшины, В.Галимов урамындагы 11нче йортта гомер итүче А.Исхаковка – кәнфит-варенье савытлары җыелмасы, Көнбатыш урамындагы 89нчы йортның 1нче фатиры хуҗасы Шәймөхәммәтовка – су стаканнары җыелмасы, пледлар Ленин авылының Кашаевлар урамындагы 12нче йорт хуҗабикәсе Фәйзрахмановага, Чакмагышның Яшьләр урамындагы 84нче йортында гомер итүче А. Моратовага тәгаенләнгән бүләк булып чыкты. Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас тәбриклибез һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Гәзитебезгә шатлыклы кушымта булган шушы бүләкләр аларны кулыгызга алган саен матбагабыз белән дуслыкны искә төшереп, сезгә игелекле хезмәт итсен, дип телибез. Бу әбүнәчеләребезнең озакка сузмый призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез.

Автор:Мөхәрририят
Читайте нас