

Укучылар белән әңгәмә барышында яугир мәктәп еллары, белем биргән укытучылары турындагы хәтирәләре белән уртаклашты, укучыларны да яхшы укырга, туган җирне, Ватанны яратырга өндәде.
Моннан берникадәр вакыт элек бу сыйныф укучылары шулай ук ялга кайткан яугир райондашыбыз белән очрашып, аның аша илебезне саклаган якташларга үзләре язган хатларны, әти-әниләре ярдәмендә җыелган әйберләрне тапшырган иде. Аларның шушы ярдәмнәренә җавап итеп очрашуга килгән “Шаман” укучыларга яудашларының ихлас рәхмәт сүзләрен тапшырды. Ул шулай ук шәхсән үзенә килеп җиткән шушы сыйныф укучысы Марсельнең рәхмәт сүзләре язылган хатын укып ишеттерде һәм балаларның изге теләкләре, язган хат-хәбәрләре дошманга каршы көрәшкәндә солдатларга көч бирүе, җиңүгә рухландыруы турында әйтте һәм яугирләрнең аларны туган якның бер чаткысы кебек кадерләп саклаулары турында сөйләде. Очрашу барышында ул укучыларга яудашлары исеменнән татлы күчтәнәчләр дә тапшырды. Укучылар да үз чиратында якташыбызны якынлашучы Яңа ел бәйрәме белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, мөмкин кадәр тизрәк җиңү яулап, туган якларга әйләнеп кайтуын теләделәр һәм үзләре әзерләгән музыкаль бүләкне тапшырдылар.
#МБОУГимназияЧекмагуш #НавигаторыДетстваЧекмагуш #Росдетцентр #НавигаторыДетстваРБ
#МыВместе