

Биредә әлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән кызлар һәм малайлар өчен күңелле, мавыктыргыч, бай программалы “Яңа ел ишек кага” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы әзерләнгән иде.
Яңа ел тамашасын мәдәният йорты хезмәткәрләре Лиана Шакирова белән Эльнара Гусейнова алып барды. Яңа ел бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Анда Кыш бабай һәм Карсылу, 2024 ел символы – Аҗдаһадан тыш, Патша белән Патшабикә, аларның ярдәмчеләре, Караңгылык Феясы, Изгелек Феясы кебек әкияти геройлар да бар иде. Балалар катнашлыгында тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән җыр-биюләр дә төрлелеге белән аерылып торды һәм залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде. Биредә җыелучылар сокланып вальс, көнчыгыш, “Курчаклар”, “Дуслык әйлән-бәйләне” һәм башка бик күп биюләрне күзәтте, Яңа ел турында матур җырлар тыңлады. Кыш бабай, Карсылу, Аҗдаһа да, яшь тамашачылар янына килеп, Куян елы белән хушлашып, Аҗдаһа елын сәламләде, һәммәсен дә Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, уңышлы ел теләде, балалар белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнады. Карсылу башкаруында Яңа ел турындагы җыр да бәйрәмгә ямь өстәде, аңа кушылып тамашачылар да җырлап утырды. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр генә бүләк итте һәм Яңа елны якынайтты.