

1 ноябрьдә Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы старт алган иде. 30 ноябрь көнне Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау айлыгы тәмамланды.
Айлыкның төп бурычлары – тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр һәм наркотикларга бәйлелек проблемаларына игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаганнарның зарарлы матдәләрне куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, балаларны һәм үсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, балалар һәм яшьләр белән наркотикларга каршы комплекслы профилактик эшне оештыру.
Айлык дәвамында районыбызның гомуми белем бирү учреждениеләрендә үз сәламәтлегеңә җаваплы караш формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнарда тәмәке тартуга, алкогольгә, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән профилактик әңгәмәләр, лекцияләр, тренинглар уздырылды. 27 декабрьдә район үзәк китапханәсендә айлыкка йомгак ясалды.
Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы – беренче, гимназия –икенче, Иске Калмаш урта мәктәбе өченче урыннарны алды.
Авыл биләмәләре хакимиятләренең яшьләр эшләре буенча белгечләр арасында Алсу Зарипова (Яңа Балтач) – беренче, Рита Ситдикова (Иске Бәшир) – икенче, Зинфера Садыйкова (Калмашбаш) өченче урыннарга лаек булдылар.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамотасы белән Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы Амалия Әбдусәләмова (өченче урын), Яңа Балтач урта мәктәбе укучысы Элина Әхмәтшина (икенче урын), Башкорстстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалы укучысы Илвир Кәримов (беренче урын) бүләкләнделәр. Мактау грамоталарын яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айсылу Халитова тапшырды.