

Күптән түгел, аның туган ягыбызга ялга кайтуыннан файдаланып, якташлары Калмашбаш авылы мәдәният йортында матур бәйрәм кичәсе оештырды. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Зифа Нагаева һәм аның шулай ук ике республикада да исемнәре киң билгеле, төрле дәрәҗәле исемнәр һәм бүләкләр ияләре булган иҗатташ дуслары катнашлыгында үткән чара Рәгыйть Рәшит улы һәм аның чарада катнашкан сыйныфташлары, класс җитәкчесе һәм укытучылары, сөекле әнисе Гайшә апа һәм барлык туганнары, дуслары өчен дә олы бәйрәм чарасына әверелде. Рәгыйть Рәшит улы – Русия күләмендә билгеле җитәкче, бер үк вакытта бик күп изгелекле гамәлләре белән дан казанган меценат та. Туган авылы, гүзәл Чакмагыш төбәге белән дә һәрчак тыгыз бәйләнештә, бирегә еш кайтып йөри, газиз җирен ямьләү максатында күп эшләр башкара. Әйтик, ул дистә еллар элек Кашкар авылы янәшәсендәге чиш[мәне төзекләндергән, аны авыл халкы шушы күренекле шәхеснең бабасы хөрмәтенә “Сөләйман чишмәсе” дип атап йөртә башлады. Аның янындагы тугайда төрле чаралар үткәрү өчен өсте ябулы корылма эшләнелде, биредә һәр ел күләмле чаралар оештырыла. Аларның төп иганәчесе һәм башлап йөрүчесе нәкъ менә Рәгыйть Сөләйманов инде. Шушы ир-узаман авылында алма бакчасы булдырды, юллар төзекләндерде, әле мәдәният учагы булдыру өчен көч сала. Башка күп ярдәмнәре дә аның игелекле, ачык күңелле, ярдәмчел кеше булуын дәлилли. Махсус хәрби операция башланганнан алып Рәгыйть Рәшит улы анда илебез мәнфәгатьләрен яклап алышучы яугир якташларыбызга кирәк-яраклар, кием-салым, азык-төлек, башка әйберләр алып бирде, һәр гуманитар олауга аның өлеше дә керми калмый, диярлек. Ул районда үткән күп чараларда матди ярдәмче, юмарт иганәче дә булып кала. Хөрмәтле якташыбызны тәбрикләргә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та килгән иде. Ул Рәгыйть Рәшит улының барлык күркәм эшләрен санап үтте, аңа юбилее уңаеннан иң изге теләкләрен җиткереп, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның һәм шәхсән үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды, күкрәгенә “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесен такты, шушындый күркәм ир-узаман тәрбияләгән сөекле әнисе Гайшә апага рәхмәт йөзеннән чәчәк гөлләмәсен бүләк итте. Калмашбаш авыл Советы биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиевның, урта мәктәп директоры Азат Шәфигулла улы Рамазановның, Рәгыйть Рәшит улының сыйныф җитәкчесе Фәнзилә Нуриеваның, сыйныфташларының, махсус хәрби зонада ил азатлыгын яклаучы яугир якташларыбызның тормыш юлдашларының ихлас котлаулары да хөрмәтле якташыбызның олы хезмәтенә бәһа булды. Артабан сәхнә түрен хөрмәтле юбилярны үз итеп килгән күренекле артистлар Зифа Нагаева, Гөлшат Арсланова, Радмир Вәлиев, Ришат Галиханов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, авылдашлары – яшь сәхнә йолдызы Фидан Сәхибгәрәев һәм башкалар моңлы күчтәнәчләре белән бизәде. Рәгыйть Рәшит улының юбилей кичәсе дә хөрмәтле якташлары өчен әнә шулай чагу бәйрәм чарасы булып үтте.