ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 декабрь 2023, 05:10

Аблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашы

Аблай урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз белән сыйныфлар очрашулары оештырылды. Шушы мәктәпнең чыгарылыш укучысы булган яугир туган мәктәбендә булды һәм укучылар белән әңгәмәләште, Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде.

Аблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашыАблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашы
Аблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашы

 Мәктәп укучылары зур кызыксыну белән аны тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Аралашу вакытында тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларның җылы хатлары һәм туган яктан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның сугышчан рухын саклый. Бу алар өчен бик мөһим һәм кирәкле. Очрашу балалар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәбездә яшәвенә, батырлык кыюлык, туган илгә мәхәббәтнең аларга хас сыйфатлар булуына төшенделәр һәм якташ геройларыбыз өчен олы горурлык хисләре кичерделәр.

Аблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашы
Аблай урта мәктәбе укучылары якташ яугир белән очрашы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас