Аҗдаһа елы ниләр вәгъдә итә?
Көнчыгыш календаре буенча, 2024 елның хуҗасы – яшел төстәге агач Аҗдаһа. Бу тылсымлы җанвар – үзгәрешләр һәм яңа дәвер хәбәрчесе. Амбицияле, максатчан, кызу холыклы Аҗдаһа яңалыклардан курыкмаган, үз тормышын үзгәртергә омтылган кешеләргә хас. Юмарт та ул – тырышлык куйган һәркемне уңыш белән бүләкләми калмый. Аҗдаһаның авызыннан ут чәчәкәнен беләбез. Тик 2024 елның хуҗасы – яшел төстә. Ә яшел төс ул – тынычлык, яңарыш. Үснш, тереклек төсе. Аның агач булуы да безнең файдага, димәк, киләсе ел җылы һәм йомшак булачак. Аҗдаһа елына туры килгән еллар кешелек тарихында иң уңышлылары.
Ел нинди булачак?
2024 елда дөньяны җитез үсеш, олы үзгәрешләр көтә, дип фаразлый йолдызлар буенча юраучылар. Рухи яңарыш һәм икътисадый күтәрелеш күздә тотыла. Ел саны – 8. Ул эшлеклелек һәм матди байлыкны, бөтенлекне чагылдыра.
Кытай мәдәниятендә Аҗдаһа уңыш һәм казаныш китерүче җан иясе исәпләнә. Ел яңа эшләр, инвестицияләр, финанс килешүләре өчен уңайлы булачак, башланган проектлар киләчәктә яхшы дәвам итә итәчәк. Ләкин аның кәбисә (високостный) елы икәнен дә онытмыйк. Ул ярыйсы ук катлаулы килүе дә ихтимал. Шул ук вакытта ул һәммәбезгә дә гаять зур мөмкинлекләр тәкъдим итәчәк.
Яшел Аҗдаһа яңалыклар ярата, шуңа күрә 2024 елда ялкыткан шаблоннардан, куаныч китермәгән аралашулардан һич икеләнми баш тарта аласыз. Киң фикер йөртергә, яңа форсатлар эзләргә курыкмагыз – хәтта алар гамәлгә ашмаслык күренсә дә.
Ел хуҗасы тормыш юлы буйлап илһамлы баруыгызны, чагу ниятләрегезне куәтләр. Гомумән, иҗади кешеләр аның ярдәменә ныклап исәп тота ала.
Аҗдаһага ашыкмау һәм бер үк вакытта үзгәрүчәнлек хас. Ул ыгы-зыгыны яратмый, ләкин яңа шартларга сабыр яраклаша белүчәнләрне хуплый. Аның елында карарны кыю, әмма төптән уйлап кабул итү мөһим. Бөтен эшкә дә өлгерәм дип хафаланмыйча, максатка эзмә-эзлекле бару зарур. Кәбисә елында өзгәләнү ярамас, саулыкка, ялга тиешле игътибар бирегез.
Шулай итеп, 2024 елда иң яхшысы: мәсьәләләрне ашыкмыйча, иҗади хәл итү, ягъни җиде кат үлчәп, бер кат кисү, мөмкин кадәр тыныч яшәргә омтылу.
Яңа елны ничек каршы алырга
Аҗдаһа үзе дә шаян булганга, бу көнне өйдә шат авазлар яңгырап торганны ярата. Яңа елга аяк басканда күңелегездән яңа планнар төзегез, яңа идеяләр белән хыялланыгыз. Күрегез дә торыгыз, ел хуҗасы аларны тормышка ашырганда ярдәм кулы сузмый калмас. Аҗдаһа өчен гаиләнең кыйммәте бик зур. Ул гаиләләрнең татулыгын, һәр гаиләнең үз матур йолалары булуын, якыннарның бердәмлеген югары бәяли. Шуңа да Яңа елны зур гаиләгез һәм якын дусларыгыз белән каршы алырга тырышыгыз.
Өйне ничек бизәргә?
Бу җанвар ялтыравык һәм чагу төсләр ярата. Яңа елга өегезне ялтыравык мишуралар, төрле төстәге гирлянда, шәмнәр һәм, әлбәттә инде, кытай фонарьлары белән бизәгез. Бизәкләрне төсле кәгазь, төрле төсләрдәге фольгадан үзегез ясый аласыз. Ел хуҗасының күңеленә алтын, сары, кызыл төсләр аеруча да хуш киләчәк. Берүк Аҗдаһаның үзе турында да онытып җибәрмәгез.
Тирә-юньне агачлар белән әйләндереп алыгыз. Бу чүлмәктә үскән чыршы, нарат, башка берәр декоратив агач булырга мөмкин. Сулы вазага утыртылган чыршы ботаклары да ярый. Агач булмаса, стенага урман төшерелгән картина элегез. Агач ул – сәламәтлек һәм яшәү көче символы. өйдә бер генә булса да агач сүрәте яки агач образы булырга тиеш. 2024 елның агач Аҗдаһасы бу тырышлыкны югары бәһалар.
Яңа ел төнендә нинди кием сайларга?
Яңа елны ничек каршыласаң, шулай озатырсың, диләр бит. Бу әйтем кием-салымга да кагылмый калмый. 2024 елга аяк атлаганда артык җитди киемнәрне ераграк куеп торыгыз. Ел хуҗасы яңа шыткан яшел үлән, зөбәрҗәт, малахит төсләрен, яшкелт төсләрне хуп күрә. Шулай ук, әйткәнебезчә, алтын һәм кызыл төсне дә ярата. Бәйрәм киемнәрен шундый төсләрдә сайласагыз, оттырмассыз. Тик берүк ак һәм кара төсләрдән кача күрегез. Көрән төс тә бу бәйрәмдә урынлы булмас. Табигый тукымалардан тегелгән күлмәкләр сайлагыз, аристократ Аҗдаһа синтетика яклы түгел.
Кемнең нинди йолдызлыкта тууына карап, аксессуарларны да дөрес итеп сайлау мөһим. Ут стихиясе вәкилләренең киемендә бер генә булса да кызыл “тап” булырга тиеш. Алка, муенса, брошь, мәсәлән. Һава стихиясенә кергән йолдызлык астында туучылар гаилә ядкарьләреннән булган берәр бизәнү әйбере таксалар яхшы. Мәсәлән, картәниегезнең төсе итеп сакланган алтын алканы яки көмеш беләзекне. Ә менә җир стихиясенә керүчеләргә яшел һәм алтын төсле аксессуарлар тагарга киңәш ителә. Су стихиясенә караучыларның киемнәрендә ялтыравык бизәкләр күбрәк булсын: сәйләннәр, пайеткалар, стразлар.
Нинди бүләкләргә өстенлек бирергә?
Бүләкләр хакында сүз алып барганда, якыннарыгызга җәелеп үскән агач яки аҗдаһа фигуралары белән кулоннар, бизәнгечләр саклый торган бәләкәй тартмалар бүләк итәргә мөмкин.
Мавыгуларына тап килгән әйберләр аларны аеруча куандырыр. Шатлыклы хис-тойгылар уяткан бүләкләргә ни җитә! Ел хуҗасы да шундый фикердә.
Бәйрәм табынында ниләр булырга тиеш?
Аҗдаһа ул – гурман. Табында иттән әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирегез. Кыздырган тавык, күркә итләре, яшелчә белән пешергән ит рецептлары төрле һәм бик күп. Үзегез яратканын сайлап алып, әзерлисе генә кала. Табын түрендә итле кабымлыклар торсын. Кызыл төстәге яшелчәләрдән ясалган салат, әче кызыл борыч, көнчыгыш тәмләткечләре – болар Аҗдаһаның яраткан ризыклары. Табын мул һәм андагы ризыклар төрледән-төрле булсын.
Ә иң мөһиме, дуслар: Яңа ел теләкләре әйтергә онытмагыз! Теләкләрегезне, кәгазь битенә язып, мендәр астына куярга мөмкин. Әгәр дә сез үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә чын күңелдән ышансагыз, Аждаһа аны, һичшиксез, үтәячәк, дип санала.
Кадерле гәзит укучыларыбыз! Яңа ел сезгә тик бәхет-шатлыклар гына, җан тынычлыгы алып килсен!