ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
29 декабрь 2023, 07:25

Кечкенәләрне сөендереп

Яңа ел алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев социаль приютта тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлады.

Кечкенәләрне сөендерепКечкенәләрне сөендереп
Кечкенәләрне сөендереп

Ул бәләкәчләрнең хәлләрен сорашып, ихлас аралашып, бүләкләр белән сөендерде.
Ата-ана нызыннан мәхрүм калган биредә тәрбияләнүче 11 бала район хакимияте башлыгын шатланып кабул итте. “Килгән һәркемне шулай сөенеп кабул итәләр, көтеп алалар. Яңа ел алдыннан бигрәк тә”, – ди приют мөдире Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева.
Җылы очрашу вакытында балалар Яңа ел шигырьләрен сөйләде, бергәләп чыршы тирәли әйләнделәр.
Гаилә җылысы, назга мохтаҗ булган кечкенәләр күңеленә шатлык орлыклары салып, аларга уңай шартлар тудырып, шулай сөендереп торган район җитәкчелегенә приют хезмәткәрләре ихлас рәхмәт җиткерде.

Кечкенәләрне сөендереп
Кечкенәләрне сөендереп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас