

Алар – уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең, хәрбиләрнең, хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең уллары һәм кызлары, күп балалы авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар. Чара “Башҡортостан” Дәүләт концерт залында үтте.
Бу аеруча тантаналы Яңа ел бәйрәмендә безнең Чакмагыш вәкилләре – район мәктәпләрендә белем алучы биш укучы катнашты. Чараны оештыручылар балалар өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләгән. Тантанага чакырылган малайлар һәм кызлар “Ҡыш Бабай һәм Вакыт капкалары” дип исемләнгән тамаша карап, әкият геройлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап биеделәр һәм Кыш Бабай бүләкләрен алып сөенделәр. Татлы күчәтәнәч белән бергә аларга М.Кәримнең ике дәүләт телендә нәшер ителгән “Безнең өйнең яме” китабы да тапшырылды. Яшь райондашларыбыз бәйрәмне бик ошатып, шат кәеф белән кайттылар.