+28 °С
Болытлы


Яңа ел шәһәрчеге мәйданында төрле камыр ризыклары, сөт продукциясе, туңдырылган балык, җиләк-җимешләр һәм башкалар белән сату иттеләр. Шулай ук ярминкәгә килүчеләр өчен бәйрәм тамашасы да әзерләнде. Аны биредәге психоневрология интернаты хезмәткәрләре оештырды. Чарада катнашучыларга район мәдәният хезмәткәрләре, "Чаткылар" агитбригадасы да үзләрененең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итте. Биредә җыелган халык Кыш бабай, Карсылу, Убырлы Карчык, куяннар белән әйлән-бәйлән биеп, төрле күңелле уен-конкурсларда катнашып, күңел ачты.