

Барлык авыл биләмәләреннән килгән 8 тройка быел да үзәк урамнардан үтте. Ярминкәләр үтү мәйданында җыелган тройкаларның җигелешен, чаналарның бизәлешен, барлык таләпләргә ярашлы булуын муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары бәһалап чыкты. Үзәк мәйданга һәм атлар үтәсе урамнар юллары тирәли шактый халык җыелды. Атлар чабышып узгач, Кыш бабайлар, Карсылу һәм Яңа еллар бер-бер артлы тезелешеп үзәк мәйданга узды. Бирегә җыелучыларны тәбрикләү һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелде. Ул барлык райондашларыбызны да бәйрәм белән котлап, тройкалар парадында җиңүчеләрне бүләкләде. Комиссия әгъзалары барлык балларны исәпләп, беренче урынга “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы атлары лаеклы дип тапты. Икенче урынга "Победа", өченчегә – “Үзәк” МТС филиалы чыкты.Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.