+28 °С
Болытлы


Алдан барган гармунчылар якынлашып килгән бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Кыш бабайлар һәм Карсылулар, төрле әкият персонажларының үзәк урамнар буйлап үтүе чын-чынлап бәйрәм мохите тудырды, сихри әкият иленә эләккәндәй тәэссоратлар калдырды. Кыш бабайлар урамда очраган кешеләрне якынлашып килгән Яңа ел белән котлады. Чыршы янында балалар һәм олылар өчен төрле уеннар, җырлы-биюле тамаша оештырылды.