+22 °С
Яңгыр


Биләмәләр арасында үткән конкурста быел иң зәвыклы шәһәрчек дип Яңа Балтач авыл биләмәсенең боз шәһәрчеге табылды. Икенче урынны Тайняш авыл биләмәсе яулады, Калмашбаш авыл биләмәсенең боз шәһәрчеге өченче урынны алды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев чакмагышлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, конкурста җиңү яулаган биләмә башлыклары Раушания Усманова, Хәлил Исхаков, Раил Нургалиевка Дипломнар тапшырды.