ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 декабрь 2023, 05:20

Яңа елга юраулар

Өегезгә уңыш һәм бәрәкәт килсен дисәгез, ишек төбендәге палас астына тәңкә куегыз.

Яңа елга юрауларЯңа елга юраулар
Яңа елга юраулар


  Яңа елны каршылаганда сул кулыгыз кычытып китсә, йодрыгыгызны нык итеп йомарлагыз да кесәгезгә тыгыгыз һәм кисәк кенә йодрыгыгызны ачыгыз. Шулай эшләсәгез, кесәгезгә акча коелачак икән.
  Яңа елны каршы алганда киемегезнең яшерен җиренә акча тегеп куегыз. Акча акчаны чакыра, диләр бит...
  Яшел төстәге шәмнәр яндыру да байлыкка, имеш.
  Ә менә Яңа елга әзерләнгәндә ялгыш бармак киселүне гаилә коруга юрыйлар.
  Өстәл астына ипи валчыгы коела икән, туй буласын көт тә тор!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас