ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
31 декабрь 2023, 05:25

Йолдызнамә – 2024

Кучкар. Яңа идеяләрне тормышка ашырырга вакыт. Әлбәттә, моның өчен зур тырышлык һәм көч кирәк булыр, ләкин алар сездә җитәрлек. Финанс мөмкинлекләрегез артачак, аеручы моны май аенда яхшырак тоярсыз. Үзегез өчен яңа шөгыль табу ихтималы зур.

Йолдызнамә – 2024Йолдызнамә – 2024
Йолдызнамә – 2024

 

Үгезбозау. Сезнең өчен ел уңышлы булырга охшый. Үзегездә ниндидер зур көч сизәрсез. Иң мөһиме, иренмәгез, бернәрсәдән дә курыкмагыз һәм яңа мөмкинлекләрне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Бар дөнья сезгә каршы торган очракта да, эшләрегез гөрләп барыр.

Игезәкләр. Елның беренче яртысы – уйланулар, анализ ясау, киләчәккә планнар кору өчен яхшы вакыт. Ашыкмагыз, бөтен эшкә берьюлы тотынмагыз. Ешрак ялгызы гына булырга тырышыгыз, аралашуларны бераз чикләгез. Яңа проектларга алынмый торыгыз.

Кысла. Иң актив чорыгыз – елның беренче яртысы. Коллектив белән башкара торган күмәк һәм иҗади эшләр уңыш китерер. Матди ярдәмгә караганда рухи ярдәмнең мөһимрәк икәнен аңларсыз. Ияләнгән даирәгездән чыгып, яңа элемтәләр булдырырга туры киләчәк.

Арыслан. Ел күңелле вакыйгаларга бай булыр. Киеренке моментлар да булмый калмас. Билгеле, тормыш алардан башка гына бармый. Карьера үсеше, җәмгыять алдындагы абруегызны арттыру өчен язмыш яңа мөмкинлекләр әзерли. Яңалыктан курыкмагыз – сез бит Арыслан!

Кыз. Алда гаҗәеп уңышлы ел көтелә. Тормышыгызның бар өлкәләрендә дә үзгәрешләр керәчәк. Иң кыю, иң хыялый максатларыгызга ирешерсез. Яңа һөнәргә өйрәнү, белемегезне арттыру өчен менә дигән вакыт. Үзегез өчен яңа ачышлар ясарсыз.

Үлчәү. Җаныгыз яңалык һәм үзгәрешләр тели. Бер урында таптану сезгә хас түгел. Бу җәһәттән 2024 ел сезне гаҗәпләндерәчәк – язмыш бүләкләрен кабул итәргә әзерләнегез! Тоткан юлыгызны кисәк кенә үзгәртергә туры килүе ихтимал. Иң күңеллесе шул: бу – сез моңарчы хыялланган юнәлеш.

Чаян. Елның иң мөһим темасы – аралашулар, яңа элемтәләр, яңа дуслар булдыру. Еш аралашырга туры килер. Сәяхәтләр дә көтелә. Җаваплылык та та артыр – моның өчен җитәрлек көч һәм сабырлык туплагыз. Команда белән башкарган эшләрегез уңыш китереп сөендерер.

Укчы. Җиңне сызганып, баш күтәрми эшләргә дә эшләргә. Аеруча елның беренче яртысында. Моның әҗере – коллегаларыгыз алдында абруегыз артыр. Яңа төр җаваплылык йөкләрләр. Бу – артык эш булса да, аның каравы, шәп тәҗрибә тупларсыз. Ул тәҗрибә киләчәктә файда китерер.

Кәҗәмөгез. Бу ел – җиңүләр елы. Лотерея уенында яки конкурсларда катнашып оту ихтималы зур. Гомумән, тормышның күп өлкәсендә уңыш елмаер. Чын күңелдән башкарган эшнең нәтиҗәсенә сөенерсез. Яшерен талантыгызны ачар өчен яхшы форсат чыгар.

Сукояр. Күңелле вакыйгаларга һәм сюпризларга әзерләнегез. Тормышыгызга гаиләгез белән бәйле яңалык килеп керер. Ниндидер зур җаваплы чара көтелә. Матди хәлегез бераз тотрыксыз. Яңа идеяләрне, ниндидер планнарны тормышка ашыру өчен язмыш үзе сезгә ярдәм кулы суза.

Балыклар. Тереклек даими хәрәкәттә. 2024 ел сездән дә активлык таләп итә. Хәзер, бер урында гына күңелсезләнеп урытырга туры килмәс, эшлекле сәфәрләр, ерак сәяхәтләр шактый күп булыр. Елның иң актуаль темасы да – юл. Иң кызыгы шунда – менә хәрәкәт уңыш китерәчәк.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас