ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 гыйнвар 2024, 04:00

Яңа казанышлар елы булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез! Яңа ел – иң яраткан, изге бәйрәм ул.

 Төрле кешеләрне берләштерүче, туганнар һәм якыннарны бәйрәм табыны артына туплап, якты өметләр вәгъдә итүче дә. Бу көннәрдә без һәммәбезгә дә ихлас котлау сүзләренә өстәп иң изге теләкләребезне белдерәбез, үткәннәргә байкау ясап, киләчәккә планнар билгелибез. Узып баручы ел төрле вакыйгаларга бай булды – без Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы —Корылтай һәм авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайладык. Районыбыз игенчеләре бай уңыш җыеп алдылар һәм фидакарь хезмәтләре республика Хөкүмәте тарафыннан югары бәһаланды. Терлекчелектәге уңышларыбыз да төбәктә иң булдыклылар дигән даныбызны арттыра төште. Быел бик күп уңышлар һәм казанышлар яуланылды. Һәр башлангычыбызда һәм инициативаларыбызда без Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның зур ярдәмен тоеп торабыз. Әлбәттә, һәммәбез дә яхшы якка үзгәрешләрне үзендә тоемласын өчен әле күп эшләр башкарасыбыз бар. Алдыбызда бихисап кызыклы һәм мөһим проектлар, социаль программалар хәл ителешен көтә. Подъездлар ремонтлау, йорт ихаталарын төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын булдыру һәм башка күп эшләр дәвамын көтә. Төп максатыбыз – районыбызның яулаган позицияләрен тагын да көчәйтә, арттыра төшү. Моңа барыбыз да бердәм, кулга-кул тотынышып кына тырышлык салып ирешә алачакбыз. Мин моны, һичшиксез, булдырачагыбызга ныклы ышанам. Безнең бүгенге уңышларыбыз да – барлык чакмагыш лыларның фидакарьлеге, бердәмлегебез, электән килгән традицияләргә тугрылык саклавыбызның күркәм нәтиҗәсе. Һәркайсыгызга ифрат хезмәт сөючәнлеге, туган җиренә чиксез тугрылыгы һәм аның киләчәгенә ныклы ышанычы өчен чын күңелемнән рәхмәт. Хөрмәтле якташларым, кадерле райондашлар! Барыгызга да ихлас йөрәктән изге башлангычларыгызда зур уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Яңа 2024 ел һәр йортка изгелек алып килсен!

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас