ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 гыйнвар 2024, 06:35

Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын

3 гыйнварда урындагы ДОСААФ бүлекчәсе базасында районыбызның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары командалары арасында лазер винтовкасыннан ату буенча ярышлар үткәрелде.

Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урынБеренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын

Анда Чакмагыш гимназиясе, беренче урта мәктәп, Иске Калмаш, Үрнәк, Рәҗәп, Имәнлекул мәктәпләре укучылары, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ярышларны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлекчәсе начальнигы Ринат Ризванов, районның хәрби-патриотик тәрбия координаторы, урындагы “Яшь армияче” бүлеге начальнигы, Чакмагыш гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Руслан Гыйрфанов, судьялар Риф Шакиров, Радим Хаҗиев катнашты. Ринат Раян улы Ризванов биредә җыелучыларны сәламләп, иң көчлеләрнең җиңүен һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Чараның судьясы Риф Ринат улы Шакиров ярыш шартлары белән таныштырды. Артабан яшүсмерләр ату осталыгында ярышты. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче – Чакмагыш беренче урта мәктәбе, икенче – гимназия, өченче урынны Рәҗәп урта мәктәбе командасы яулады. Шәхси беренчелектә кызлар арасында беренче урынны Эвелина Казыйханова (беренче урта мәктәп), икенче - Вилена Латыйпова (гимназия), өченче урынга Амелия Еникеева (Иске Калмаш урта мәктәбе) лаек булды. Егетләр арасында беренче урынны Арсен Сахаутдинов (беренче урта мәктәп), икенче – Данил Батыров (беренче урта мәктәп), өченче урынны Азамат Набиев (гимназия) алды.

Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Беренче урта мәктәбе командасында - беренче урын
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас