ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 гыйнвар 2024, 10:35

Кубок – юмашлыларда!

Ел саен мәктәп укучыларының кышкы каникул чорында районыбызда муниципаль район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Кубогына шайбалы хоккей буенча район ярышлары оештырыла.

Кубок – юмашлыларда!Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!

Әлеге спорт чарасы районыбызда хоккей уенын тагын да җәелдерү, хоккейчыларның уен осталыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм иң көчле командаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бүген өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында район мәктәпләре командалары арасында муниципаль район башлыгы Кубогына шайбалы хоккей буенча турнирның финал ярышлары үтте. Анда финалга чыккан Юмаш, Тайняш, Рапат һәм Калмашбаш урта мәктәпләре җыелма командалары көч сынашты. Чарага хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килеп, уенчыларны Яңа ел белән котлады һәм иң көчлеләрнең җиңүгә ирешүен теләде. Тәүге уенда боз шугалагында Юмаш урта мәктәбе белән Тайняш урта мәктәбе командалары очрашты. Уен 7:3 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда Калмашбаш белән Тайняш хоккей командалары көч сынашты. Уен 1:6 исәбе белән Калмашбаш командасы файдасына булды. Нәтиҗәдә, өченче уенда Юмаш командасы Калмашбаш уенчыларын 5:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, 1нче урынны Юмаш урта мәктәбе командасы яулады! 2нче урынга Тайняш, 3нче урынга исә Рапат һәм Калмашбаш җыелма командасы лаек булды. Шулай ук Тайняш урта мәктәбе командасы уенчысы Азамат Бәдретдинов турнирның “Иң яхшы капкачысы” дип танылды. “Иң яхшы яклаучы” Тимур Тимофеев (Калмашбаш), “Иң яхшы һөҗүмче” Данияр Ханнанов (Рапат) булды.

Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Кубок – юмашлыларда!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас