Көндезге сәгатьләрдә биредә хоккей ярышлары оештырылса, артабан район халкы кичке сәгатьләргә кадәр тимераякта шуа ала. Боздагы иптәшләрчә очрашуның чираттагысы бүген, алтынчы гыйнварда, үтте. Бу көнне районыбызның илле елдан артык тарихка ия булган хоккей данын үзебезнең республикада гына түгел, тирә-як төбәкләрдә дә таратучы якташ хоккейчылар командалары очрашты. Чакмагышның кырык яшьтән һәм унсигез яшьтән өлкәнрәк булган "Трактор" командалары уенчыларының боздагы алышын күзәтеп, хоккейчыларга көч-дәрт бирергә аларның күп санлы җанатарлары да байтак җыелды. Һәм әйтергә кирәк, районыбызның легендар тренеры Фидрат Афзал улы Гыймаев җитәкчелегендә чыныккан өлкән составтагы остазлар белән якташ хоккейчыларның яшь буыны вәкилләре арасында барган боз алышы мавыктыргыч, ике якның да капкалары алдында күзәтелгән киеренке мизгелләргә бай булды. Өлкән хоккейчыларыбызга күп еллык уен тәҗрибәсе ярдәм итсә, урта буын уенчыларыбызга яшьлек дәрманы, бу очрашуда көндәшләре ролендә булган остазларыннан күчкән осталык ярдәмгә килгәндер, мөгаен. Уенның исәбен ачып, көндәшләре капкасына тәүге шайбаны "Трактор" командасының остазлары кертте. Артабан инициатива яшь якташларыбыз кулына күчте. Беренче период 2:4 исәбе белән тәмамланды. Икенче тайм ахырына ул инде 4:7 булды. Мәгариф, өлкәсендә "Остазның иң югары казанышы - аның үзен узган укучысы", - дигән гыйбарә бар. Ул спортка да тулы куәтендә кагыла дисәк тә һич ялгыш булмастыр, мөгаен. Әлеге матчның 7:11 исәбе белән яшь уенчыларны берләштергән "Трактор" командасы файдасына тәмамлануын укучы-хоккейчыларның да, аларның остазлары булган "Трактор"ның өлкән составының да чираттагы казанышы дип ныклы ышаныч белән әйтергә була. Димәк, Фидрат Афзал улының остазлык мәктәбе яши, аның тәҗрибәсен укучылары лаеклы дәвам итә. Бүгенге матч моны ачык дәлилләде.