2023-2024 еллар сезонында баскетбол буенча үткәрелгән бу ярышларда авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдән килгән кызлар командалары катнашты. Бәйгедә үз зоналарында җиңүче исемен яулаган ун район вәкилләре көч сынашты. Районыбыз данын Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы яклады. Беренче көннән үк безнең спортчы кызларыбыз барлык көндәш командаларны җиңеп, сокланырлык уен күрсәттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча финалда безнең Чакмагыш районы баскетболчылары командасы җиңде. Бәйгенең иң яхшы уенчысы дип команда капитаны Алина Гыйбадуллина танылды. Тренер-укытучы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрованы һәм кызларны җиңүләре белән котлыйбыз! Сез бу мизгелгә максатчан омтылдыгыз, без сезнең белән горурланабыз! Спортчы кызларыбызга артабан да яңа биеклекләр яулауны, ныклык, тырышлык, һәм иң мөһиме, үз-үзегезгә ышану телибез!