ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 гыйнвар 2024, 11:45

Якты бәйрәмне каршылап

Бүген, 7нче гыйнварда, православие динен тотучылар иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа бәйрәмен билгели.

Якты бәйрәмне каршылапЯкты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап

Раштуа — пәйгамбәр Гайсә Коткаручы туган көн. Шушы уңайдан православ динендәгеләр бу бәйрәмне 6 гыйнвар төнендә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, гөнаһларны кичерүне сорап каршы алалар. Бу көн православие динен тотучы һәр кеше өчен үтә дә мөһим. Ул – мәңгелек тормышка, кешеләрне коткаруга өмет бирә торган көн. Илебез чиркәүләрендәге Раштуа гыйбадәтенә килүчеләр бүген тәү чиратта Ватаныбыз өчен иминлек, тынычлык сорап Аллага мөрәҗәгать итте. Районыбызның Юмаш авылындагы Христос Раштуасы исемендәге храмда да илаһи литургия һәм Хач йөреше (Крестный ход) үтте. Храмның җитәкчесе, иерей Евгений Ионов үткәргән бәйрәм гыйбадәтендә Чакмагыш муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, урындагы җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте һәм урындагы хуҗалык вәкилләре, авыл халкы катнашты. Христос Раштуасы бәйрәме гыйбадәте үтәлгәннән соң Хач йөреше үткәрелде. Дини йола буенча, бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.

Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Якты бәйрәмне каршылап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас