+22 °С
Яңгыр
Белүебезчә, районыбызда кышкы каникул вакытында бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар узды. Рапат урта мәктәбендә үткән «Кыш бабай белән пляж волейболы» дип аталган яңа ел турниры да бик күңелле үтте. Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында Яңа ел уеннары – һәркемнең, аеруча балалар өчен, зарыгып көтеп алынган күңелле вакыйгаларның берсе. Чара саф һавада Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында оештырылды. Анда катнашучы укучылар дусларча уен үткәрергә карар иттеләр һәм волейбол уйнау өчен түгәрәккә бастылар. Уенда һәммәсе дә активлык күрсәтте һәм бик күп уңай эмоцияләргә ия булды.