+28 °С
Болытлы
Нардуган – борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Аны республикабызның күп халыклары билгеләп үтә. Ул кояшның тууын аңлата һәм декабрьнең соңгы көннәренә һәм гыйнварның башына туры килә. Ул вакытта иң озын төннәр һәм иң кыска якты көннәр күзәтелә. Нәкъ менә кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә риваятьләр буенча кояш яңадан туа. “Нар” сүзе кояшны аңлата, ә “дуган” – туган, дигәнне.
Иң тәүдә чарада катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Аннары Нардуган белән бергә табышмаклар чиштеләр, кыш билгеләрен искә төшерделәр, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Кыш Бабай барысын да «туңдырырга» тырышса да, балалар аны шигырьләр, шаяртулар, җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.