ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 гыйнвар 2024, 09:25

Спорт белән дус гаиләләр ярышты

Кышкы каникул көннәре мәктәп укучылары һәм спорт белән дус чакмагышлылар өчен төрле спорт чараларына бай булды.м

Спорт белән дус гаиләләр ярыштыСпорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты

 4 гыйнварда гимназия территориясендә яңа ел спорт бәйрәме оештырылды. Анда катнашкан 1нче сыйныфлар гаилә командалары көч һәм җитезлек кенә түгел, ә дуслык һәм бердәмлек кебек сыйфатларга да ия булуларын исбатладылар. Укучыларның әти-әниләре дә, балаларыннан бер дә калышмаска тырышып, ярышларда осталык, җитезлек, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Чара нәтиҗәләре буенча 1 урынны Вахитовлар, 2 урынны Йосыповлар, 3 урынны Әхкамовлар гаиләсе яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт белән дус яшәргә һәм актив булып калырга чакырабыз!

Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Спорт белән дус гаиләләр ярышты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас