Әлеге балалар бакчасының мөдире Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова белдерүенчә, бу конкурста алар көчләрен беренчегә сынап караганнар һәм шунда ук җиңү яулаганнар. “410 эштән безнең балалар бакчасыныкы алга чыкты. Конкурс өч этапта узды. Беренче этап безнең балалар бакчасында локаль дәрәҗәдә узды. Икенче этап – муниципаль этап, ул Чакмагыш балалар иҗаты үзәгендә үтте.
2024 елның 4 гыйнварында Республика балалар экология-биология үзәге өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе базасында (Башкортстан Республикасы Экостанциясе) онлайн-форматта конкурсның финалы узды. Конкурсның финалистлары, эшләрен тәкъдим итеп, жюри әгъзаларын идеяләр төрлелеге, креатив, табигый материаллардан иҗат ителгән композицияләрнең искиткеч матурлыгы белән таң калдырып, күзләрнең явын алырлык Яңа ел атмосферасы тудырды. Мәгариф оешмалары интерьерының якты, матур, әкият элементлары, искиткеч фотозоналар һәм кабинетларның иҗади Яңа ел дизайны финалда катнашучыларга бәйрәм кәефе һәм бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте”, – диде Гөлнара Тәлгать кызы, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Жюри карары буенча 4нче санлы балалар бакчасы җиңүче дип табылды. Аларның әлеге матур җиңүләре, һичшиксез, киләчәктә дә «Яңа ел арт-дизайны» республика конкурсында катнашуның күркәм традициясе булып калыр һәм анда катнашучылар мәгариф учреждениеләре биналарын һәм территорияләрен бәйрәмчә бизәү нәтиҗәләрен тәкъдим итәрләр. 4нче балалар бакчасы коллективы “Әкият”тә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә конкурска әзерләнүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт белдерә.