+22 °С
Яңгыр
9 гыйнварда укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чикләрендә беренче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты курсанты Радмир Муллаянов белән очрашты. Әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы егетләр һәм кызларга институтта укыту алып барыла торган белгечлекләр һәм юнәлешләр, укыту төрләре һәм кабул итү кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук ул тулай торакта яшәү, курсантларны акчалата тәэмин итү, көн тәртибенә кагылышлы сорауларына да кагылды һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.