ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
10 гыйнвар 2024, 11:30

Яугирләребезгә ярдәм булсын дип

Ваемсызлык, ярдәмчеллек, изгелек кебек күркәм сыйфатлар иң беренче чиратта гаиләдә әти-әниләр тарафыннан сүзләр белән генә түгел, ә гамәлләр, уртак эшләр белән дә тәрбияләнә.

Яугирләребезгә ярдәм булсын дипЯугирләребезгә ярдәм булсын дип
Яугирләребезгә ярдәм булсын дип


Кышкы каникулда Тозлыкуш авылында яшәүче Муллагәрәевлар гаиләсе махсус хәрби операциядәге яугирләргә окоп шәмнәре ясаган. Гаиләнең һәр әгъзасы бу мөһим эшкә үз өлешен кертте. Мондый шәмнәр сугышчыларыбыз өчен бик кирәкле һәм файдалы. Алар шулай ук яугирләргә медицина кирәк-яраклары да тапшырды. Бу изге гамәлләре белән Муллагәрәевләр алгы сызыктагы якташларыбызга олы хөрмәт һәм рәхмәт белдерде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас