ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
12 Января 2024, 05:10

Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы

Авыл биләмәләрендә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыелышлары дәвам итә. Кичә, 11 гынварда, шундый ук җыелыш Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Биредә шушы авыл Советы авыл биләмәсендә теркәлгән “Октябрьский” төбәк җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган урамнарда яшәүчеләр җыелды.

Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклыЧакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы
Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы


Әлеге биләмә хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов йомгаклау җыелышын ачып, көн тәртибе белән таныштырды, шушы программада җиңү өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген авылдашларының хәтеренә төшерде. Халык инициативасын тормышка ашыру барышын башыннан ахырына кадәр күзәтчелек итеп, шулай ук халыктан акча җыюны да башкарып чыгарга инициатива төркеме әгъзаларын сайлау мөһим. Иң ышанычлылар исәбеннән кешеләр сайлап куелды.
Программада катнашу өчен 2 проект тәкъдим ителде: Чакмагыш авылының Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2 Б йорт яны территориясен төзекләндерү, балалар мәйданчыгы урнаштыру.
Нәтиҗәдә җыелышта катнашучылар тарафыннан бертавыштан район үзәгенең Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2 Б йортның йорт яны территориясен төзекләндерү проекты өстенлекле юнәлеш итеп сайланды.
Берничә ел дәвамында әлеге программа нигезендә авыллардагы социаль объектларны төзекләндерү, аларның йөзен үзгәртү-яңарту буенча көнүзәк проблемалар хәл ителеп, уңай чишелеш таба. Чакмагышлыларның бу максатлары да тормышка ашар, дигән ышанычта калабыз.

Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы
Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы
Чакмагышлылар йорт яны территориясен төзекләндерү яклы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас