Һәр торак пунктының, шәһәр яки авыл булсынмы, хәл ителмәгән мәсьәләләре бихисап. Күләме һәм әһәмиятлелеге буенча төрле булганга, алар үзләренә карата шәхси караш та таләп итә. Халыкның үзеннән башка аларны беркем дә яхшырак хәл итә алмый. Берничә ел элек бу эштә авылларыбыз халкына ярдәмгә Җирле инициативаларны хуплау программасы эшли башлады. Бу программага Үрнәк авыл биләмәсе дә актив кушылды.
Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, чараны ачып, биредә җыелучыларны сәламләде һәм анда катнашу авыл халкы өчен никадәр мөһим булуын аңлатты. Биләмә башлыгы бәян итүенчә, Үрнәк авыл биләмәсе берничә еллар дәвамында Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып килә.
“Әлеге проектның максаты – муниципалитетта хәл итү өчен акча җитмәгән торак пункт проблемаларын ачыклау һәм хәл итү. Бу проблемалар су белән тәэмин итү, кечкенә юллар, күперләр төзекләндерү, яктырту, төзекләндерү һәм муниципаль берәмлекнең тиешле вәкаләтләренә кагылышлы башка мәсьәләләр белән бәйле булырга мөмкин. Безнең авыл биләмәсе бу программада 8 тапкыр катнашты. Шушы программа ярдәмендә Киндеркүл, Үрнәк авылларында юл һәм урамда яктырту челтәрләре ремонтланды, Бәрдәсле һәм Көсәкәй авылларында су белән тәэмин итү системасында капиталь ремонт, Көсәкәй авылындагы Әхтәмов урамы юлын ремонтлау, Үрнәк авылы балалар бакчасы филиалы – Аблай авылының 2нче санлы балалар бакчасын ремонтлау кебек мөһим эшләр башкарылды”, – дип сөйләп үтте биләмә башлыгы.
Шулай ук Рәсимә Дамир кызы хәбәр итүенчә, 2023 елның декабрендә үткән алдагы җыелышларда 39 кеше катнашкан. Авыл халкы анда “Бәрдәсле авылы урамнары юлларын ремонтлау" проектын тәкъдим иткән. Әлеге җыелышта да һәммәсе дә бертавыштан шушы проект буенча тавыш бирде. Бәрдәслеләр исеменнән чыгыш ясаучы авыл старостасы Мәүлидә Мәхмүт кызы Фәизова да шушы проблеманы хәл итү мөһимлегенә, авыл халкын борчыган кичектергесез мәсьәләгә басым ясап: “Көз һәм яз көннәрендә бигрәктә авылга керү дә, чыгу да мөмкин түгел. Туганнарыбыз безгә кадәр барып җитә алмый. Авылыбызда Бакча, Урман һәм Мәктәп урамнары бар. Мондый юллар белән ашыгыч ярдәмне көтеп алу түгел, хәтта җәяү дә йөрерүе авыр. Безгә чыннан да юл бик кирәк!” – диде.
Җыелышта катнашучылар да бертавыштан юл төзекләндерү мәсьәләсен яклап чыктылар. Артабан конкурста катнашу өчен халыктан җыеласы иганә күләменә күчтеләр.Урындагы бюджеттан 15 процент (150 000), иганәчеләр 15 % (150 000), авыл халкы 10% (100 000) кертәчәкләр. Авыл биләмәсендә уртача 59 йорт булуын исәпкә алып, һәр йорттан 3000әр сум җыярга килештеләр. Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова белдерүенчә, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов проектка 150 мең сум бүләргә вәгъдә иткән.
Документлар әзерләүдән алып конкурста җиңгәнче эшчәнлек алып бару, шулай ук халыктан иганә акчасын җыю белән шөгыльләнү өчен Мәүлидә Мәхмүт кызы Фәизова, Фәнилә Гали кызы Шәфыйкова, Венера Вәгыйзь кызы Нәдершина, Илһам Ильяс улы Шәймөхәммәтов, Зөлфия Зөфәр кызы Арысланова, Зилә Нәсим кызы Мөхәммәдуллинаны берләштергән инициатива төркеме сайланып куелды.
Авылдашларның бердәм инициативасы белән башланган әлеге эш уңышлы булсын, бердәм тырышлык белән тормышка ашырылсын һәм халык файдасына хезмәт итсен, дип телибез.