ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
16 Января 2024, 04:55

Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән

Бәшир авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында ел саен даими катнашып килә һәм бу программа нигезендә бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды, яшәү шартлары яхшыртылды.

Изге гамәлне тормышка ашыру теләге беләнИзге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Әлеге программа ярдәмендә биләмәдә бик күп файдалы проектлар тормышка ашырылган: 2018 елда  кардан  чистарту өчен роторлы чапкычлы һәм кар көртен читкә эттерә бара торган “МТЗ-82” тракторы  сатып алынды, 2019 елда Җиңүнең 55 еллыгы, Тынычлык һәм Елга урамнары буенча 2750 метр озынлыктагы автомобиль юлы  ремонтланды, 2020 елда Иске Бәшир авылында Җиңү аллеясе төзекләндерелде, 2021 елда шушы ук авыл клубы бинасы фасады ремонтланды, 2022 елда Иске Бәшир авылының хоккей тартмасы территориясе  төзекләндерелде, 2023 елда Яңа Калмашбаш авыл клубы бинасында  ремонтлау эшләре башкарылды. 
  Бәшир авыл биләмәсендә агымдагы елда да Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча эшчәнлек дәвам итә. Шул уңайдан Иске Бәшир авылы мәдәният йортында йомгаклау җыелышы узды. Анда хакимият башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, Бәшир авыл биләмәсе башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов, Яңа Бәшир авылы халкы катнашты. 
  Җыелышны Әдис Әхнәф улы Хәсәнов  ачып, аның тәртибе һәм шартларын искә төшерде. Биләмә башлыгы белдерүенчә, әлеге программа ярдәмендә Бәшир авыл биләмәсендә бик күп эшләр эшләнгән һәм алар конкурста 4 ел рәттән катнашып, җиңүгә ирешкән. 
Артабан Дамир Фәнил улы Низамов барлык җыелучыларны сәламләп, Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу нигезендә авылларыбызда төрле проблемаларның хәл ителүе, төрле мөһим мәсьәләләрнең уңай чишелүе турында сөйләп, аның шартларын җентекле итеп аңлатып үтте һәм уңышлар теләде.
Авыл халкы алда үткән җыелышларда ике төп проблеманы күтәреп чыккан иде: шушы программа буенча сатып алынган тракторга прицеп,  кардан чистарту кебек әйберләр алу һәм Яңа Бәшир авылы зираты территориясен төзекләндерү (зиратны профнастил калай белән әйләндереп алу). Халыкның күпчелеге икенче мәсьәләне хәл итүне хуп күрде һәм иң өстенлеклесе, дип тапты. 
Республика бюджетыннан бүленәчәк 1 миллион 200 мең сумны алуга ирешү өчен аның кимендә 10 проценты күләмендәге  сумманы урыннарда тупларга кирәк була. Димәк, халыктан 100 мең сум җыелырга тиеш. Йомгаклау җыелышында һәр йорт башыннан 2000шәр сум җыярга, дигән карар кабул ителде. Муниципаль  бюджеттан 156 мең сум бүленәчәк, иганәчеләрдән 150 мең сум җәлеп ителәчәк. Конкурс процедуралары барышында проектны тормышка ашыруга туплаган акчаны янга калдыру мөмкинлеге килеп туса, бу экономияләнгән акчаны да тулысынча шушы ук проектка тотынып бетәргә килештеләр.
Проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту өчен авылда иң ихтирамлы һәм ышанычлы кешеләрдән исәпләнгән Ренат Суфиян улы Әхмәтшин, Тәслимә Үзбәк кызы Әхмәтшина, Рамил Фәйзерахман улы Фәйзуллин, Рәзифә Фатхелбаян кызы Фәйзуллина, Владик Хәмәтгәрәй улы Рамазанов, Шәймулла Хәлимулла улы Зәйнуллин, Фәнүз Галимхан улы Шәрәфетдинов, Михромидин Ильхом улы Махмадов, Илдус Кәүсәр улы Гайнетдинов, Радик Закир улы Абдуллинны берләштергән инициатива төркеме сайлап куелды. Яңабәширлеләрнең бердәм тырышлыгы белән бу конкурста да уңышка ирешүләрен һәм зиратны төзекләндерү кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүләрен   телибез.
Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Изге гамәлне тормышка ашыру теләге белән
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас