ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 гыйнвар 2024, 05:40

Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Районыбызның өлкән яшьтәге хөрмәтле юбилярларын туган көннәре белән тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.

Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеСыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Сыйрышбаш авылында яшәүче Мәдинә Шәйдулла кызы Мәгалимова үзенең 90 яшьлек олугъ юбилеен билгеләп үтте. Русия Федерациясендә Гаилә елы чикләрендә аны бу матур дата белән котлар өчен авыл хакимияте вәкилләре килде, балалары һәм оныклары җыелды. Авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов Мәдинә Шәйдулла кызына изге теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен, җылысын тоеп яшәвен теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Алга" авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив - колхозы рәисе Фәнис Радик улы Маннанов та бүләк белән килеп, котлауларга ихлас кушылды һәм колхозда күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде, матур теләкләр әйтте. Бу көнне юбиляр хөрмәтенә бик күп иң җылы, иң эчкерсез котлаулар, иң ихлас теләкләр яңгырады. Үзешчән сәнгать осталары да өлкән яшьтәге райондашыбызны моңлы җырлары белән сөендерделәр.
Мәдинә Шәйдулла кызына ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә балаларының игътибарын күреп, яңа туган һәр көнгә сөенеп яшәвен телибез.

Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Сыйрышбаш авылыннан Мәдинә Мәгалимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас