Җыелышны Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев ачты һәм алып барды. Ул биредә җыелучыларга әлеге программада катнашуның тәртибен һәм шартларын искә төшерде, көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләр белән таныштырды.
2023 елның ноябрь һәм декабрь айларында биредә башлангыч җыелышлар һәм халык арасында сораштырулар да актив үткәрелде. Быел исә авыл халкы Калмашбаш авылы урта мәктәбенә керү урынын ремонтлау проектын тәкъдим итте. Алдагы җыелышларда бу проект өчен күпчелек үз тавышын биргән булса да, йомгаклау утырышында аны бердәм хуплау таләп ителде. Аны залдагылар бердәм хуплап тавыш бирделәр.
Проектны тормышка ашыру өчен өчен 1 млн. 200 мең сум акча таләп ителә. Проектта җиңеп чыгу өчен 200 мең урындагы бюджеттан, 750 мең сум республика бюджетыннан бүленәчәк, иганәче – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” (җәмгыятьнең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов) проектка 150 мең сум өлеш кертәчәк. Шул ук вакытта кимендә 10 проценты (100 мең) халык тупланмасы булу шарт. Әнә шул өлешне һәр йорт ихатасыннан 500әр сум күләмендә тупларга килештеләр.
Проектта җиңеп чыгуга ирешү өчен шулай ук инициатива төркеме әгъзаларын раслау мөһим. Үзләре арасыннан иң ышанычлы һәм хөрмәтле кешеләрдән саналган Азат Шәфигулла улы Рамазанов, Чулпан Ришат кызы Басыйрова, Римма Рим кызы Сафина, Эльвира Флүр кызы Ниязова, Рузилә Ярулла кызы Шәйхетдинова, Эльвира Нигъмәтулла кызы Рамазанова, Флера Хәмзә кызы Газизованы берләштергән инициатив төркем әгъзалары да бертавыштан авылдашлар арасында хуплау тапты.
Җыелыш ахырында “ППМИ-2023” җирле инициативаларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруда актив катнашулары өчен Рита Фәдис кызы Хаҗипова, Гөлсем Галиәхмәт кызы Хаҗипова, Гүзәлия Фәнәвил кызы Латыйпова, Зинфера Зөлфәт кызы Садыйкова Калмашбаш авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.