

Иске Калмашта1898 елда – земство башлангыч мәктәбе, 1922 елда икенче баскыч мәктәп ачылу аны төбәктә беренчеләрдән булган аң-белем учагына әверелдергән. Биредә иң көчле укытучылар белем биргән, район үсешенә зур өлеш керткән күп билгеле шәхесләр тәрбияләнгән. Узган елда җәмәгатьчелек тарафыннан шушы белем йортының 125 еллыгы билгеләнеп үтелде. Шул уңайдан гәзит укучыларыбызны аның тарихына һәм бүгенгесенә, биредә эшләүчеләргә кагылышлы мәгълуматлар белән таныштырабыз.
Мәктәп тарихында – ил тарихы
Иске Калмаш авылында революциягә кадәр үк мәгърифәт, уку-укыту эше оештырылган була. Авыл үзе 1709 елгы архив документларында ук телгә алына. Үткән гасыр башында биредә өч мәчет булуы билгеле. Дин әһелләре бер үк вакытта белем һәм тәрбия бирү бурычын да үтәгән. 19нчы гасыр азагында Бәләбәй земствосы өяздә мәктәпләр ачу эше белән шөгыльләнә. Уфа губернаторы Н. Богданович 1898 елда Русиянең халык мәгарифе министрлыгы идарәчесенә Бәләбәй өязенең 15 волостенда 28 урыс-татар мәктәбе ачу турында хат белән мөрәҗәгать итә. 28 авылның 19ы үзләрендә мәктәп булдыру теләген белдерә. Алар арасында Иске Калмаш авылы да бар. 1898 елда авылда дәүләт-земство мәктәбе ачылып, анда 22 бала укый башлый. 1899 елда – 28, 1900 елда – 12, 1901 елда 13 бала укуы турында мәгълүматлар сакланган. Мәктәптә иң элек – Сәлимгәрәй Яушев, аннары Гаделгәрәй Терегулов укытуы билгеле. Уку-укыту урыс һәм татар телләрендә барган. Тәүдә гарәп хәрефләре белән укырга-язарга өйрәткәннәр. Аннары урыс теле һәм әдәбияты, алгебра, геометрия, тарих, география, табигать белеме кебек фәннәрдән башлангыч белем биргәннәр. Дин сабагын аерым укытучы укыткан. Бу мәктәпләрдә бары тик ир балалар гына укыган. 1917 елгы революциядән соң волость советлары башкарма комитетлары булдырыла. “Иске Калмашта совет тибындагы тәүге мәктәп 1918 елда ачыла. Илдархан Кирәев, Яков Иванов, Нурзиннәт һәм Закирҗан Галимовлар совет мәктәбенең беренче укытучылары булалар” (М. Ахунов. “Иске Калмаш авылы тарихы”, 2014. б.74.). Иске Калмаш волостенда халык мәгарифенә нигез салучыларның берсе булган Закирҗан Галимов 1920 елның мартында “Сәнәк сугышы”фетнәсендә үтерелә. 1919-20 уку елында Иске Калмаш 4 комплектлы башлангыч хезмәт мәктәбендә 140 ир бала, 53 кыз белем алган. Гражданнар сугышы, ачлык елларында да аң белемгә омтылыш сүрелми. Икенче баскыч мәктәпләр ачу турында сүз башлана. Башлангыч мәктәптән соң тагын өч ел уку кертелә. Районда беренче “трехлетка” Иске Калмаш авылында 1922 елда ачылып, биредә 30 бала укый башлый. Укытуны Анна һәм Иван Ефимовлар урыс телендә алып бара, татар телен Җиһандар Дүсәлимов предмет буларак укыта. Беренче елда укыту бер авыл кешесенең йортында бара, алдагы уку елыннан бюджет тәэминатына күчә. Имәнлекул волостеннан бер байның йортын атлар белән Иске Калмашка күчереп салалар. Ике катлы бинаның 4 сыйныф бүлмәсе, укытучылар өчен бер фатиры, директор бүлмәсе булуы билгеле. 1923-1924 уку елында бина әзер була. Иске Калмаш мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан бик күп билгеле шәхесләр үсеп чыга. Алар арасында Татарстанда партия, совет эшлеклесе Салихҗан Батыев, хәрби җитәкче Рәхмәтулла Әхмәтшин, галимнәр Әкрам Кашаев һәм Насыйбулла Тимашев, язучы Әкрам Вәли, Социалистик Хезмәт Герое Исмәгыйль Әхияруллин һәм башкалар бар. 1923 ел ахырында Иске Калмаш һәм Имәнлекул волостьлары берләштерелеп, Чакмагыш волосте булдырыла, үзәге Чакмагыш авылына урнаша. Учреждениеләр ярты ел эчендә күчеп бетә. Икенче баскыч мәктәпне дә Чакмагышка күчерәләр, укытучылар коллективы да анда эшли башлый, интернат төзелә. Иске Калмашның беренче баскыч мәктәбе дә егерменче еллардан алып волостьта иң алдынгылардан исәпләнә. Тарихчы М. Ахунов язуынча, 20нче еллар ахырында “Иске Калмашта совет платформасында эшләүче мәктәп белән беррәттән, мәчет янында дини мәктәп тә була. Укытучы Ибраһим Бакиров <...>зур шәхси китапханә туплый. Ибраһим Сөләйман улы дөньяви фәннәрне дин дәресләре белән бергә укыткан” (М. Ахунов. “Иске Калмаш авылы тарихы”, б.74-75). Иске Калмаш башлангыч мәктәбе исә 1932-33 уку елыннан “ШКМ” (школа колхозной молодежи) дип йөртелә башлый һәм җидееллык белем бирүгә күчә. 1933-34 елда, мәчетләрдән, кулакка чыгарылган кешеләрнең йортларыннан файдаланып, ШКМ өчен яңа бина салына. Аның беренче директоры Ибраһим Акчурин була. 1941-42 уку елында Иске Калмашта урта мәктәп ачыла, ягъни сигезенче сыйныфка балалар кабул ителә. Авыр сугыш, ачлык-ялангачлык чорларында да белем учагы сүрелми. Сугыштан соң ун еллап вакыт үткәч, яңа агач бина төзелә. Аннан инде нефтьчеләр көче белән ике катлы кирпеч бина төзелә. Белем учагы әле дә шунда урнашкан.
Орден, медальләр белән бүләкләнгән
Укытучылар 1939 елда мәктәп директоры Нурислам Акчурин “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Районнан дүрт укытучы бүләкләрне Мәскәүгә барып ала. Аларны: “Михаил Ивановичның кулын каты итеп кысмагыз, авырттыруыгыз мөмкин”, – дип искәртеп куялар. Шул ук медаль 1949 елда укытучылар Нурдидә Галимова, Сәет Кашаев, Гайникамал Кашаева, Мәйсәрә Кодаяровага бирелә. Разыя Агиева, Гөлсем Акчурина, Гыйффәт Бакиева, Асия Латыйпова “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә. 1952-53 уку елында мәктәп тарихында беренче орден яулана. Нәгыймә Галимова Ленин орденына лаек була. 1954 елда Наҗия Акчуринага “Почет билгесе” ордены тапшырыла. Соңрак Мария Кашаева “Хезмәт Кызыл байрагы” орденына лаек була. Бу елларда ул һәм Мәрьям Латыйпова “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән дә бүләкләнә. Байтак укытучыларның күкрәген “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале бизи. “Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп” медаленә ия булучы укытучылар – Разыя Агиева, Шаһит Әблиев, Гүзәл Габидуллина, Гыйффәт Курамшина, Мәрьям Латыйпова, Зифира Шакирова, директор Заһит Янбухтин. 1985-86 елларда 1нче, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән Фәрит Кадыйков бүләкләнгән. Сигез бала табып үстергән өчен Гайниямал Кашаева һәм Нәгыймә Галимова – “Ана даны” орденына, Тәлига Мусина 2нче дәрәҗә “Ана медале”нә лаек була.
Мактаулы исемнәргә лаекбулучылар
Таҗикстанның атказанган укытучысы: Әминә Исхакова; Башкортстанның атказанган укытучылары: Заһит Янбухтин, Халидә Шәйхуллина; СССРның мәгариф отличнигы: Рива Акчурина; Русиянең халык мәгарифе отличниклары: Шаһит Әблиев, Зөлфәт Сафиуллин, Рива Акчурина, Айсылу Баһаветдинова, Шәүрә Габдрәшитова, Лөбәбә Галиуллина, Әнисә Гомәрова, Әнисә Әминова, Зифира Кашаева, Хая Латыйпова, Тәлгать Локманов, Биби Садыйкова, Айсылу Сәлимгәрәева, Халидә Шәйхуллина; Русия мәгарифенең Почетлы хезмәткәре: Рәүфә Гайсина; Башкортстанның мәгариф отличниклары: Альмира Әрдәширова, Рәүфә Гайсина, Әкрам Галимов, Нәгыймә Галимова, Руниза Даутова, Фәридә Казаева, Марат Сафаров, Финал Сәлимгәрәев, Зөлфия Хаҗиева, Гүзәл Мортазина, Заһит Янбухтин. РФ Президенты грантына ия булучылар: Руниза Даутова, Айсылу Баһаветдинова, Айсылу Сәлимгәрәева, Шәүрә Габдрәшитова.
Директор иңендә – зур җаваплылык
Заһит Янбухтин Заһит Ризван улы 1927 елның 10 сентябрендә Иске Калмаш авылында дөньяга килгән. 1946 елда биредә урта мәктәп тәмамлый. Бөре пединституты дипломына ия була. 1962 елда туган авылына кайтып, тарихтан укыта башлый, ике елдан директор итеп куела һәм 1987 елда пенсиягә чыкканчы шушы вазыйфаны башкара. Мәктәпнең эш тәҗрибәсе Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә яктыртыла. Җәмәгате Раяна химиядән укыта, кызлары да укытучы һөнәрен сайлый. Лилия Уфа медицина көллиятендә, Гүзәл озак еллар район мәгариф бүлегендә эшләде, әлеге көндә – башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Шаһит Әблиев
Шаһит Мортаза улы 1930 елның 26 мартында Чишмә районының Югары Тирмә авылында туган. Сафар урта мәктәбен, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1952 елдан Чакмагыш районының төрле мәктәпләрендә укыта, 1956-61 елларда директор була, утыз елга якын физикадан белем бирә. Улы Рим – БДАУның механика һәм санлы инжиниринг факультеты доценты.
Мария Кашаева (Тимашева)
Мария Мисбахетдин кызы 1937 елның 18 ноябрендә Иске Калмашта туган. Урта мәктәптән соң БДУның филология факультетын тәмамлап, туган мәктәбендә урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта башлый. 1961 елда ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1963 елның августыннан туган мәктәбендә эшли. 1987-95 елларда – директор вазыйфасында, актив рәвештә партия, совет эшчәнлеген башкара.
Айсылу Сәлимгәрәева (Бакиева)
Айсылу Үзбәк кызы 1957 елның 18 октябрендә Иске Калмаш авылында туган. Туган авылы мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, БДУның химия факультеты дипломына ия була. 1980 елдан Иске Калмаш мәктәбендә химия фәненнән белем бирә. 1982- 95 елларда – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, 1995- 2013 елларда директор булып эшли. 1997 елда мәктәпнең 100 еллыгын зурлап үткәрүне оештыра. 1999-2001 елларда мәктәп ил күләмендә “Ел мәктәбе” исеменә лаек була. Башкортстан укытучыларының Х съезды делегаты (2010), “Русия Федерациясенең ел директоры” дипломы (2012) иясе, Русия күләмендә укытучылар конкурсы (2009) җиңүчесе, бөтенрусия “Ел директоры” гомумрусия конкурсы (2012) лауреаты.
Самат Гыйльванов
Самат Тимерхан улы 1962 елның 18 июлендә Иске Калмаш авылында туган. Иске Калмаш урта мәктәбен, Уфа автотранспорт техникумын, БДАХИның механика факультетын, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 2000-10 елларда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп директоры, 2010-13 елларда укытучы булып эшли. 2013 елдан – янә директор вазыйфасында. 2021 елда РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек була. Бу гаиләне педагоглар династиясе дияргә дә мөмкин. Әнисе Закирә Галәветдин кызы озак еллар башлангыч сыйныфлары укытучысы булса, Гөлназ Самат кызы УФһТУның Ватан филологиясе югары мәктәбе укытучысы.
Заман белән бергә атлап
Уйлап карасаң, җәмгыятьнең алгарышына, уңышларына төп нигез мәктәптә салына. Ә мәктәп тормышы гади укытучының тыйнак шәхесенә бәйле. Укытучы даими иҗади эзләнүдә булса, педагогик осталыгын үстерсә, конференцияләрдә, конкурсларда даими катнашса гына заман таләпләренә җавап бирә ала. Юкка гына 2023 ел Русия Федерациясе Президенты В. В. Путин Указы белән “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителмәде. Бүгенге укытучылар кайчандыр үзләре укучылар булган. Иске Калмаш мәктәбенең педагогик коллективы да остазларын чиксез хөрмәт итә. Мәктәпнең бүгенге уңышлары, район күләмендә тоткан абруе ветераннарның фидакарь хезмәтенә, тирән традицияләргә нигезләнә. Һәм бүген дә укытучылар буыннар бәйләнешен лаеклы дәвам итә. Хәзерге көндә биредә түбәндәге укытучылар хезмәт сала: Самат Гыйльванов (директор), Рәйфә Газизова (укыту эшләре мөдире), Илиана Кудашева (тәрбия эшләре мөдире), Айсылу Сәлимгәрәева (химия), Альмира Әрдәширова (физика), Әлфия Макулова (физик культура), Дамира Ганиева (чит телләр), Дилбәр Сабирова һәм Зилә Тимашева (урыс теле), Динар Мөхәмәтдинов (математика, информатика), Земфира Хәсәнова (тарих), Ирина Сухова (башкорт, инглиз телләре), Лиана Солтанова (китапханәче), Лилия Черепанова (биология), Полина Макулова (технология), Риф Шакиров (ОБЖ), Финал Сәлимгәрәев (музыка), Дилбәр Мөхәммәдиева, Диларә Хәсәнова, Эльза Әхмәдиева һәм Эльза Макулова (башлангыч сыйныфлар). Төбәктәге иң зур авылларның берсендә урнашкан иң бай тарихлы мәктәпкә игътибар да зур, таләпләр дә югарырак, әлбәттә. Иске Калмаш урта мәктәбенең педагогик коллективы моны аңлап эш итә: яңалыкларны теләп үзләштерә, заман белән бергә атлый. Әйтик, 2021-22 елда чыгарылыш сыйныфтан 11 укучының 10ы югары уку йортларына укырга кергән. Мәктәп эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – укучыларга булачак һөнәр сайларга ярдәм итү. Аны ничек дөрес сайларга? Кайдан мәгълүмат табарга? Мондый сораулар өлкән сыйныф укучыларын еш борчый. Бу җәһәттән берничә ел элек “Транснефть – Урал” акционерлык җәмгыяте корпоратив хәйрия программасы кысаларында өч кабинетка (математикаинформатика, физика, химия) тулысынча ремонт ясады һәм аларны заманча җиһазлады. Ә математика кабинетында робототехника түгәрәге эшли. Шулай итеп, нефтьчеләр җирле мәгарифне үстерергә дә ярдәм итә, мәктәп тәмамлаган яшь егет һәм кызларны профильле белгечлекләр алуга да дәртләндерә. Мәктәптә башка юнәлешләр буенча да өстәмә белем бирү берләшмәләре оештырылган. 2022 елда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында спорт корылмасы өчен 557 мең сумлык спорт җиһазлары урнаштырылган. Мәктәп укучылары волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча спорт чараларында актив катнашалар. 2005 елгы һәм яшьрәк үсмерләр командасы XXIV Спартакиаданың мини-лапта буенча ярышларының зона этабында 3нче урын яулаган. Укучылар, гомумән, район, төбәк, республика конкурсларында еш чыгыш ясый. Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә, хөрмәтле остазлар һәм укытучылар!