ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 гыйнвар 2024, 06:20

Чын могҗиза тудыручыларга рәхмәт

Яңа елны яше-карты һәрвакыт зарыгып көтеп, шул ук вакытта ниндидер тылсымга яки могҗизага өмет тотып каршы ала. Элек-электән бу көнне сабыйларны шатландырырга омтылалар, чөнки нәкъ менә аларның самими күңелләрен сөендерү яшәү көче, хезмәт дәрте өсти, яңа уңышларга канат куя.

Чын могҗиза тудыручыларга рәхмәтЧын могҗиза тудыручыларга рәхмәт
Чын могҗиза тудыручыларга рәхмәт

Яңа елны яше-карты һәрвакыт зарыгып көтеп, шул ук вакытта ниндидер тылсымга яки могҗизага өмет тотып каршы ала. Элек-электән бу көнне сабыйларны шатландырырга омтылалар, чөнки нәкъ менә аларның самими күңелләрен сөендерү яшәү көче, хезмәт дәрте өсти, яңа уңышларга канат куя. Бәйрәмдә бер генә бала да игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел. Безнең “Гаилә” районара хезмәтендә дә бу җәһәттән алдан хәстәрлек күрелә: төрле хәлләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге сабыйлар саны барланыла, алар өчен бүләкләр хәстәрләнелә. Бу җәһәттән юмарт йөрәкле, изге күңелле райондашларыбыз да ихлас ярдәмнән баш тартмый. Яңа ел алдыннан игълан ителгән “Яңа ел могҗизасы” дигән акциябезгә теләп кушылып, даими иганәчеләребез бу юлы да юмарт ярдәм кулы сузды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов бу юлы да ифрат юмартлык күрсәтеп, беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Арлан нефть үткәргечләр идарәлегенең районыбыздагы командасы, шулай ук “ТранснефтьУрал” акционерлар җәмгыятенең Арлан хәвефсезлек идарәлегенең районыбыздагы отряды вәкилләре дә теләп ярдәмгә ашкындылар һәм 150 бүләк җыемы китереп сөендерделәр (фоторәсемдә – бу оешмаларның юмарт вәкилләре). Махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбызның гаилә әгъзалары Лүзия Миңнехан кызы Хафизова белән Алина Җәүдәт кызы Йосыпова да юмарт күңелләреннән мул өлеш чыгарды лар. Эшчәнлекләрендә уңышларга ирешүче ачык күңелле эшкуар егетләр Илшат Хәтмулла улы Локманов, Илдар Риф улы Янгиров, Руслан Рәшит улы Хафизов кебек дусларыбыз да сабыйларга бәйрәм кәефе тудыруда зур өлеш керттеләр. Башкалада яшәүче якташыбыз Илнур Рушан улы Гайсин да бу изге эштә теләп катнашты һәм сабыйларга шатлыклы мизгел тудырырга ярдәм итте. Нариман авылында яшәүче Гөлнара Таһир кызы Әхмәтова да йөрәк назы белән нарасыйлар күңеленә күтәренкелек рухи бүләк итүдә өлеш кертте. Менә шундый юмарт дусларыбыз белән берлектә Яңа 2024 елны каршылаганда 108 авыр тормыш хәлендә калган гаиләдән 270 бала могҗизалы бүләкләр алып сөенде. Сабыйларга шатлык бүләк итүчеләргә ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңаданяңа уңышлар юлдаш булуын телибез.

Автор:Ильвера ШӘЙМӨХӘММӘТОВА, “Гаилә” хезмәте җитәкчесе.
Читайте нас