ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 гыйнвар 2024, 07:35

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Гаилә ныклыгын, татулыгын, бердәмлеген саклап, күп дистә еллар гомер сукмагыннан атлап бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята.

Гомер сукмагыннан 50 ел бергәГомер сукмагыннан 50 ел бергә
Гомер сукмагыннан 50 ел бергә


Имәнлекул авылында да озак еллар матур, дус һәм тату итеп гомер кичерүче, үрнәк алырдай күркәм парлар яши. Күптән түгел шундый күпләр сокланырлык өлгеле парлар – Риф Разетдин улы һәм Фәһимә Фассахетдин кызы Гыймалетдиновлар, Равил Әхмәт улы һәм Нурания Таһир кызы Исламовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Имәнлекул авыл биләмәсе башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова аларны гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
“Шушы бүләкне алып, түгәрәк өстәлләр янында балаларгыз белән бергәләп, матур сервизлардан тәмле чәйләр эчеп, күркәм итеп, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын. Менә шушындый 50 еллык матур гомер бәйрәмнәрен бергәләп үткәрергә күп гаиләләргә насыйп булсын, дибез. Бәхетле, тигез картлык, балаларыгызның наз-сөюенә төренеп, имин-сау яшәвегезне телим”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде биләмә башлыгы.
Музыкаль бүләк тә бәйрәм тантанасына тагын да ямь өстәде һәм күңел түрләрендә иң җылы хисләр калдырды. Үз чиратында гаилә парлары да, аларга карата кадер-хөрмәт, ихлас теләкләргә сөенү хисләре кичереп, биләмә башлыгы Разалия Лиф кызына һәм авылдашларына олы рәхмәт белдерде. “Илебез тыныч-имин булсын, һәркайсыбыз да сау-сәламәт булыйк, сезгә дә шундый күркәм гаилә бәйрәмнәрегезне парлы булып каршыларга насыйп булсын”, – дигән изге теләкләрен юллады алар.
Бер-берсенә булган җы¬лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңгә-иң куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән олы хөрмәткә лаек Гыймалетдиновлар һәм Исламовларның алдагы көннә¬рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, бәхеттә-шатлыкта, сау-сәламәт булып, озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә сезгә якыннарыгызның, туганнарыгызның шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп, озын-озак бергә яшәргә насыйп итсен.

Гомер сукмагыннан 50 ел бергә
Гомер сукмагыннан 50 ел бергә
Гомер сукмагыннан 50 ел бергә
Гомер сукмагыннан 50 ел бергә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас